+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июль 2019, 17:55

Каракүллеләр туган җирләрен онытмыйлар

Каракүллеләр туган җирләрен онытмыйлар

Каракүллеләр туган җирләрен онытмыйлар
Каракүл авылының соңгы кешесе авылдан тугыз ел элек китә, ләкин анда туып-үскән кешеләр туган җирләрен онытмыйлар
“Исәнмесез, авылдашлар!” бәйрәменә илнең төрле почмакларыннан җыелдылар, авылдашлар зиратка килделәр, монда Каракүл авылының йөзләгән кешесе җирләнгән.
Ә авыл янындагы аланлыкта бик күңелле булды, якташлар кече туган җирләрен искә алырга җыелдылар. Алар туган авылларын күп кешеле һәм чәчәк аткан итеп хәтерлиләр, ә балалар авыл тарихы турында әтиләре һәм әниләренең сөйләүләре буенча гына беләләр.
Владимир Крыштопин тормыш иптәше Татьяна һәм аның туганы Иринаның кече туган иленә кайткан, алар 35 ел элек монда өйләнешәләр һәм авылдан китәләр.
Авылның 135 еллыгына “Каракулька. Годы и судьбы” китабы дөнья күрде, аның авторы хәзерге вакытта Уфада яшәүче Снежана Никитина, аңа Раил Мусин, Венера Филиппова һәм Юлия Захарова актив ярдәм иттеләр. Снежана күп архивлардан мәгълүматлар җыйды. Китап әлеге җирләрнең авылга нигез салынган көненнән башланган язмышын җентекле чагылдыра һәм авыл кешеләре, төрле тармаклар эшчәннәренең хезмәт батырлыклары турында сөйли.
Снежананың дәү әнисе монда туып-үскән. Автор ярдәмчеләренең берсе Венера Филиппова да шушы авылдан, ул кече туган иленең үткәнен бүгенгедәй хәтерли, һәм монда үткән яшьлек елларын бик сагына. Әлеге ханым авылдан 1970 елда китә.
Венера Александровна авылдашлары алдында чыгыш ясап, туган авылына багышланган шигырен укыды. Үзенчәлекле шагыйрәнең дулкынландыргыч шигырь юллары бәйрәмгә җыелганнарның йөрәкләрен кузгатты.
Дмитриева Поляна авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гамбәр Әхмәдиев авылдан чыккан кешеләрне һәм кунакларны авыл юбилее белән котлады. Ул тамырларны онытмаска һәм туган җирләргә кайтып йөрергә чакырды.
Авылда туып-үскән кешеләр дә чыгыш ясадылар, хатирәләр күп булды. Ә сәләтле каракүллеләр башкаруындагы җырлар хәтердә озак сакланачак, бу көнне барысы да туган авыл турында җырлар җырладылар.
Каракүл авылы тарихы тамырлары белән 1894 елларга карый, ул вакытларда бу урыннардагы җирләрне Якуп бай сатып алган һәм аны эшкәртү өчен батраклар яллаган. Базитовлар, Филипповлар, Васильевлар, Леонтьевлар, Яковлевлар, Бурлаковлар, Ивановлар, Рыбаковлар һәм Лазаревлар авылның беренче кешеләре булалар.
Авылда тормыш кайнап торган, 1939 елда халык исәбен алу авылда 19 ихата булганын һәм 117 кеше яшәгәнлеген күрсәтә. Демографиягә беренче йогынтыны сугыш ясый, ул 14 яугирнең гомерен алып китә, әмма Каракүл янәдән аякка баса.
Авыл уллары һәм кызларының хатирәләре буенча, монда мәктәп, медпункт, тегермән, авыл хуҗалыгы объектлары була, “Кооператив-2” колхозы кешеләргә эш урыннары бирә, аннары Каракүл авылы Шаран совхозы, ә соңрак Дмитриева Поляна совхозы бүлекчәсе була.
1959 елда авыл халкы шактый кими һәм 81 кеше тәшкил итә, 20 елдан соң – 68, 80нче еллар ахырында авылда 49 кеше кала. Яңа гасыр авылга хөкем карары чыгара, дияргә мөмкин, 2002 елда Каракүлдә нибары 17 кеше кала, авылның соңгы кешесе – Геннадий Базитов – 2010 елда авылдан китә.
Хәзер авыл турында йортларның хәрабәләре генә хәтерләтә. Авылның перспективасызга әйләнүенең төп сәбәпләре ут, су, газ, Сөн елгасы аша күпер һәм халыкка эш булмау белән аңлатыла.
Р. ХАФИЗОВ. Шаран авыл.
Р. Мусин фотосы.
Читайте нас: