Кеше үзенең туганлык җепләре белән көчле
...Кеше кайчан көчле була?
Яшәгәндә җан атып... (Ренат Харис)
Күгәрчен Бүләк авылында район “Шәҗәрә бәйрәме” югары оешканлык дәрәҗәсендә үтте
Бу көнне авыл урамнары күңелле ыгы-зыгы белән шау-гөр килеп торды. Кече туган илләренә күп кунаклар кайттылар. Райондашлар, озак еллар күрешмәгән сыйныфташлар, авылдашлар, дуслар һәм туганнарның җанлы аралашуы, балалар шау-шуы бәйрәм атмосферасы тудырды. Авылда гомер кичерүче әби-бабайлар, абый-апалар да эшләрен читкә куеп, матур киенеп бәйрәмгә ашыктылар.
Чара мәктәпнең спорт мәйданчыгында үтте. Биредә бәйрәмгә нәсел шәҗәрәләрен күрсәтүче гаиләләр нәсел тирмәләрен урнаштырдылар.
Бәйрәм “Нагыштар” фольклор төркеменең (художество җитәкчесе – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Дәүләтова) театральләштерелгән тамашасы белән башланды. Алып баручылар Бәһия Шәймәрданова һәм Әлфира Ситдыйкова барлык бәйрәм кунакларын сәламләделәр. Тантананы Түбән Заит авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И. Х. Шакиров ачты, үз чыгышында ул мондый чараларның тәрбияви әһәмиятен, мәдәни традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Муниципаль район хакимияте мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы А. И. Габдуллин, башкортлар корылтае район башкарма комитеты рәисе Ф. Б. Харисова авыл халкын бәйрәм белән котладылар.
Әлеге уникаль чараның төп кунаклары - Әхмадуллиннар, Муллагалиевлар, Насыйбуллиннар нәселләре.
Беренче булып шәҗәрә агачлары белән Әхмадуллиннар гаиләсе таныштырды. Үз чыгышларын алар “Без әнкәйнең биш баласы идек” лирик җыры белән башладылар. Нәсел шәҗәрәсен Гөлназ Гәрәева (Әхмадуллина) төзегән. Аның әтисе Нурислам гаилә тамырларын өйрәнүне 1993 елдан ук башлый. Бүгенге көндә Әхмадуллиннар җиде буынга кадәр нәсел тарихларын барлаганнар. Әхмадуллиннарның барысы да сәләтле, музыкаль кешеләр. Профессиональ баянчы Салават Мөнәвир улының чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде. Ул гитарада уйнап, моңлы тавышы белән дә таң калдырды. Үз вакытында Салават Мөнәвир улы танылган җырчы Айдар Галимовның аккомпаниаторы булып эшли. Бәйрәмгә Әхмадуллиннарның туганы – Нефтекама шәһәреннән Альберт Исмаил кайтты. Ул шулай ук музыкаль күчтәнәч белән килгән. Тормыш ипитәше Хәят Исмаил белән матур дуэтын тамашачы яратып кабул итте.
Аннары Муллагалиевлар гаиләсе нәсел шәҗәрәләре белән таныштырды. Аларның да җиде буынга кадәр нәсел мәгълүматлары бар. Алар шәҗәрәләрен беренче тапкыр төзегәннәр. Әлеге җаваплы, бик җентекле эшне Гөлүс Нәфис улы Муллагалиев башкарган. Ул Күгәрчен Бүләк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Уфа шәһәренең 145 санлы мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. Гөлүс һәм Гөлшат Муллагалиевлар тату гаиләдә кызлары Миләүшә һәм уллары Илназны тәрбиялиләр. Гөлүснең әнисе Рәмзия апа бәйрәмдә лирик җыр белән чыгыш ясады. Ирек Муллагалиев, күп тапкырлар җыр конкурслары лауреаты Ралинә Сөнәгатуллина да кабатланмас моңнары белән авылдашларны шатландырдылар. Муллагалиевлар гаиләсе турында сөйләп, аларның тыйнаклыгын, эш сөючәнлекләрен, кешеләргә ихтирамлы булуларын билгеләп үтәм.
Сәхнә түренә Насыйбуллиннарның ишле гаиләсен чакырдылар. Алар анда гармунда уйный-уйный менделәр. Гаилә дуслары Роберт Низамов кубызда уйнавы белән аларның чыгышларына ямь өстәде. Аларның нәсел шәҗәрәләре сигез буынны колачлый. Шәҗәрәне Әлфира Гобәйдулла кызы Шакирова (Насыйбуллина) төзегән. Ул Уфа районы Авдон поселогында яши, 35 ел балалар бакчасы мөдире булып эшли, хәзерге вакытта лаеклы ялда, актив җәмәгать эше алып бара, ветераннар оешмасы һәм хатын-кызлар советы рәисе булып тора. Язмыш җилләре аларны бертуган абыйлары Әнвәр Гобәйдулла улы Насыйбуллин белән аерган. Аның турында 20 елдан артык бернинди хәбәр булмый. Туганнар “Жди меня” телевидение тапшыруына мөрәҗәгать итәләр. Быелгы язда Әнвәрнең кызы – Татьяна Пичуринаны таба алдылар. Ул Кемерово шәһәрендә яши. Кызганычка каршы, Әнвәр Насыйбуллин инде гүр иясе булган. Шәҗәрә бәйрәменә Татьяна да кайтты. Насыйбуллиннар ыруы өчен Шәҗәрә бәйрәме икеләтә истәлекле көн булып калачак, чөнки бу туганнары белән беренче тапкыр күрешү, танышу көне дә.
Ишле, матур, бердәм нәсел! Марат Мотыйгулла улы Насыйбуллин да нәселләре турында горурланып сөйли. Нинди генә мактаулы исемнәр юк аларда! Марс Мотыйгулла улы – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы, Маргарита Рәлиф кызы – Башкортстанның атказанган табибы, Илдар Марс улы – медицина фәннәре кандидаты, доцент; Равил Мотыйгулла улы – РФ атказанган нефтьчесе, Рафис Мотыйгулла улы – Петр I ордены иясе, РФ сәламәтлек саклау отличнигы, Рамил Мотыйгулла улы – РФ һәм БР сәламәтлек саклау отличнигы, Марат Мотыйгулла улы – СССР һәм БР кулланучылар кооперациясе отличнигы, Әлфира Гобәйдулла кызы – РФ атказанган педагогы, РФ һәм БР мәгариф отличнигы, Әнвәр Гобәйдулла улы – БР табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Насыйбуллиннар нәселе бирегә мәртәбәле кунаклар белән кайтканнар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимовның халыкча җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Фәнир Гыйльметдин улы Күгәрчен Бүләк авыл клубы мөдире Рифат Хәйруллинга һәм Түбән Заит авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Зимфира Зәйдуллинага “Русиянең татар авыллары” иҗтимагый берләшмәсе исеменнән кыйммәтле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Күгәрчен Бүләк авылы “Умырзая” фольклор ансамбле Рифат Хәйруллин иҗат иткән “Күгәрченкәем” җырын башкарды.
Шәҗәрә бәйрәмендә шулай ук Түбән Заит, Нөрәй, Түбән Ташлы, Базгыя авыллары фольклор коллективлары да катнашты. Туймазы кунагы Лүзия Шәрифуллина үзенең матур җырларын яңгыратты. Бәйрәмгә эчтәлекле сценарийны Бәһия Шәймәрданова һәм аның кызы Айгөл Гәрәева – Шәймәрданова төзеде. Чарада катнашучыларга, нәсел шәҗәрәләрен төзегән гаиләләргә Артур Илдар улы һәм Илдар Хәйдәр улы рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмнең төп оештыручылары Рифат һәм Розалия Хәйруллиннар гаиләсе. Әлеге эчтәлекле, рухи чараның башлап йөрүчеләре дә нәкъ менә алар. Аларның инициативасы буенча авылда төзекләндерү бүенча зур эш алып барылды. Район бәйрәмен үткәрү буенча оештыру эшләренә авыл халкы да теләп катнашты. Күгәрчен Бүләк авылы егете Альберт Зөфәр улы Абдуллин авыл зиратын төзекләндерүгә 130 мең сумнан артык суммага төзелеш материаллары (профнастил) кайтарды. Авыл халкы А. З. Абдуллинга әлеге изге гамәле өчен чиксез зур рәхмәт белдерә.
Бәйрәм тантанасы бер сулышта сизелми дә үтеп китте. Ә кичен авыл өстендә фейерверк утлары җемелдәде.
Айгәл ГӘРӘЕВА – ШӘЙМӘРДАНОВА.