-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 август 2019, 14:29

Изгелекле, ачык йөзле һәм үз эшләренең чын профессионаллары

Изгелекле, ачык йөзле һәм үз эшләренең чын профессионаллары

“Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесе кибетләрендә сатып алучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган
“Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесе икмәк-күмәч һәм кондитер продукцияләрен һәм туңдырылган ярымфабрикатларын үзенең кибет киштәләрендә уңышлы сата.
Алар Шаран авылында 3 кибет, Яңа Юмаш авылында һәм Туймазы шәһәрендә берешәр сәүдә ноктасы һәм Акбарыс, Мичурин, Төмәнәк (Туймазы районы) авылларында бүлендек сәүдә нокталары.
Шаран авылында “Икмәк” (пекарня янында) кибетендә В. Ю. Сальникова 15 елдан артык өлкән сатучы булып эшли. Шулай ук Шаран авылында өлкән сатучылар “Дәүләтов икмәге” кибетендә - О. В. Шәңгәрәева, “Кайнар икмәк” кибетендә - Р. Ф. Куприянова хезмәт бурычларын яхшы башкаралар. Барлык сатучыларның да сәүдә системасында эш тәҗрибәләре бар, махсус кием һәм соцпакет белән тәэмин ителәләр, хезмәт хакын вакытында алалар. Продукция әйләнешен бухгалтер З. А. Гайнәнова тикшерә һәм җайга сала.
Надежда Морзагәрәй кызы Дәүләтова сатучылар ягымлы, җаваплы, пөхтә, башкаручан булырга тиеш, дип исәпли.
- Сатып алучыларыбызның кибеткә янәдән килеп торасылары килүен телибез. Мин сатучыларыбыз – фикердәшләрем белән горурланам. Алар һәммәсе дә хезмәт бурычларын намус белән үтиләр, ягымлылар, эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр,
- ди Н. М. Дәүләтова.
Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар тудырыла: эш режимы 8.00дән 22.00 сәгатькә кадәр (“Кайнар икмәк” кибетендә 20.00 сәгатькә кадәр). “Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесенең турыдан туры үз продукциясеннән тыш, ә бу яңа пешерелгән камыр ризыклары, тәмле ипи һәм район, республика җитештерүчеләре һәм поставкалаучыларының экологик чиста чималыннан туңдырылган ярымфабрикатлар, кибетләрдә көндәлек товарлар ассортименты да бай. Сер түгел, бөтен кеше дә ипи яисә башка продукция сатып алу өчен район үзәгенә яки якындагы шәһәргә бара алмый. Чәчәк клумбалары белән төзекләндерелгән сәүдә нокталары территорияләре “Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесе кибетләренең визит карточкасы булып тора.
Мисал өчен, быел пекарня бинасы янында тагын бер бик матур арт-объект – ләкләк оясы барлыкка килде.
- Ерак гасырлардан бүгенге көннәргә кадәр ләкләк – гаилә бәхете, уңыш һәм иминлек символы, дигән ышану килгән. Яз көне ишегалдына ләкләк ояласа, табыш көт, дип исәпләгәннәр элек. Әлеге ләкләкләр микрорайоныбызны бизәп торсыннар, кешеләр әлеге соклангыч кошларга карап, ягымлырак булсыннар иде, - дип уртаклашты безнең белән Надежда Морзагәрәй кызы.
- Һәм чыннан да, оядагы ләкләкләрне чын кошлар диярсең, иртәнге сафлыкка шатланып, томшыкларын шыкырдатып, бәхетле “сөйләшәләр”. Яннарында экзотик “пальмалар” утыра, көндәлек ыгы-зыгыда алар безгә көньяк җәе, кояшлы позитив һәм матурлыкны тоя белү хисе өстиләр.
“Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесе һәр елны районның барлык чараларында катнаша, шулай ук хезмәткәрләре, аларның балалары һәм урындагы балалар өчен бәйрәмнәр үткәрә.
Мәсәлән, җәй башында – Халыкара балаларны яклау көнендә - пекарня яны шау-гөр килеп торды, кеше күп һәм күңелле иде. Бәйрәм чарасына аниматорлар чакырдылар, хезмәткәрләрнең балалары, микрорайонда яшәүче балалар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар, түләүсез тәмле чәй оештырылды. Шулай ук барлык кибетләр районның әһәмиятле чараларында да актив катнашалар, авыл бәйрәмнәрендә күчмә сәүдә оештыралар.
Шаран районы буенча адресатларга заказлар китерү хезмәтләре дә бар.
Н. М. Дәүләтова һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык кибет сатучыларын котлый һәм аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм гаилә иминлеге тели.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: