+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 август 2019, 14:13

Казанда “Милли тормыш һәм дин” X Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узды

Казанда “Милли тормыш һәм дин” X Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узды

Казанда “Милли тормыш һәм дин” X Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узды
Бөтендөнья татар конгрессы 13 - 15 июньдә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» X Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үткәрде. Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелдылар.
Оештыручылар татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның «Мин һәрвакыт дин белән милләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафында» дигән гыйбарәсен быелгы форумның шигаре итеп алганнар.
X форумга Татарстан Республикасыннан һәм Русия Федерациясенең 70 төбәгеннән 1000нән артык дин әһеле һәм кунаклар килде, иң күп дин әһелләре Башкортстаннан иде. Форумда катнашучылар өчен аерым секцияләр оештырылды:
мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре; дини оешмаларда татар теленең кулланылышы; татар дөньясында ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу; татар дин әһелләренең халыкның көндәлек тормышында тоткан урыны.
Дин әһелләре әлеге секцияләрне сайлап алып, ике көн дәвамында мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре чыгышлар ясадылар, күп сорауларга җаваплар алдылар.
Форумның пленар өлеше «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узды.
Башта Аллаһ сүзләре, Коръән сүрәләре, аятьләр укылды, догалар кылдык. Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, күп кенә сорауларга җавап бирде, алда торган мәсьәләләр турында сөйләп узды. Болгар ислам акдемиясе шәкертләренең тирән белем алуларын, алган белемнәрен халкыбызга җиткерү, ислам нурын күрсәтү, борынгы бабаларыбызның ислам тарихын өйрәнүне билгеләп үтте.
ТР мөфтие, үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында бердәмлек, мәхәлләләр белән очрашу, балаларга кечкенәдән үк ана телен өйрәтү, балалар бакчаларында әхлак белеме бирү кирәклеге турында сөйләде.
«Хәзрәтләрнең гыйлеме, ихласлыгы мөселманнарга карата фикерне формалаштыра. Бабаларыбыз дистә гасырлар дәвамында мәгариф, нәшрият һәм дин өлкәсендә әйдәп барганнар, Казан галимнәрен, дин белгечләрен дөнья күләмендә белгәннәр. Без дә бу эшне дәвам итәргә, барлык татарларны берләштерергә, толерантлыкны, тынычлыкны сакларга тиеш», - дип өндәде ул.
Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русия югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үз чыгышында Коръән Кәрим, пәйгамбәребез сөннәте буенча бару турында сүз алып барды. Татар-мөселман дөньясын Әбү Хәнифә мәзһабе традицияләрендә һәм татар дини мирасы нигезендә берләштерү буенча эшчәнлекне активлаштырырга кирәклеген белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы дини оешмаларның эшчәнлеген Координацияләү советы, Ислам мәгарифе советы эшчәнлеген дәвам итәргә, татар яшьләрен үз илебездәге дини уку йортларында белем алуга җәлеп итүне активлаштырырга кирәк, диде.
Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббасов мәчетләрдә татарларның аз булуын, татар милләтенә дини белем бирү, татар халкының милли гореф-гадәтләрен җиткерү кирәклеген билгеләде.
Биредә секцияләр эшенә йомгак ясалды, дин әһелләрен борчыган мәсьәләләрне исәпкә алып гомуми резолюция кабул ителде.
15 июньдә форум делегатлары, бөтен дин әһелләре ТР Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар» җыенында катнашты.
Шаран районыннан Нөрәй авылы «Нур» мәчете мәхәлләсе Габдуллина Наилә ханым белән бергә автобуста Изге Болгар җиренә килеп, танышып, тарихын өйрәнеп кайттылар. Аллаһы боерса, мөселманнарга матур үрнәк булыр , дип уйлыйм.
Мәнфәс хаҗи хәзрәт САДЫЙКОВ, Шаран районы имам-мөхтәсибе.
Читайте нас: