Яшь биючеләребез абруйлы Бөтенрусия конкурсында Гран-при яуладылар!
“Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбленең триумфаль җиңүе
Сочи шәһәрендә “Звездный старт-2019” Ачык Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр фестиваль-конкурсы булды, аны Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Сочи шәһәре хакимияте оештырды. Шаран авылы мәдәният йорты “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле чыгышы бик зур уңыш белән үтте – ул Гран-при яулады.
Җәйге җылы иртәдә “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле җитәкчесе А. В. Сидоров, хореографы Г. И. Фәрхетдинова белән, шулай ук без, җанатарлар төркеме оештырган әти-әниләр, “Звездный старт- 2019” Ачык Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр фестиваль-конкурсында катнашырга дип, гүзәл Сочи шәһәренә сәяхәткә юнәлдек. Бию коллективы жюри хөкеменә башкорт һәм татар халык биюләрен күрсәтте. Сочи шәһәрендә безне гид каршы алды. Безнең төркемне комфортабельле автобуста Сочи-парк отеленә алып килделәр, барыбызны да ике урынлы уңайлы номерларга урнаштырдылар. Сочи шәһәрендәге беренче көндә без ял иттек, диңгездә су кердек, кояшта кызындык. Икенче көн репетициягә багышланды. Һәм менә күптән көтелгән конкурс көне. Без “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле белән шәһәр мәдәният йортына юнәлдек, чыгыш шунда үтте. Фестиваль-конкурста Русиянең төрле почмакларыннан килгән коллективлар катнашты. Әйтергә кирәк, Башкортстан Республикасын бер генә коллектив – безнең “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле генә күрсәтте.
Чыгыш алдыннан алып баручылар җирәбә салдылар, нәтиҗәдә беренче номерда “Ялкын” ансамбле башкорт халык биюен һәм унынчы номерда – татар халык биюен башкарачак. Балаларыбыз искиткеч яхшы чыгыш ясадылар. Ике биюне дә сокланып һәм көчле алкышлар белән каршы алдылар.
“Звездный старт- 2019” Ачык фестиваль-конкурсына югары профессиональ жюри бәя бирде, аның рәисе Русия Федерациясенең атказанган артисты В. А. Захаров, әгъзалары Кубан өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, балетмейстер-постановкалаучы Л. Д. Пахомова һәм “Любо” казак җыры ансамбленең баш балетмейстеры С. Д. Черохиди иде.
Фестиваль-конкурс йомгаклары буенча яшь сәләтләребезгә сайлап алынган җиде коллектив арасында Гала-концертта финал номерында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Менә
катнашучыларны бүләкләү моменты да килеп җитте. Ул аеруча дулкынландыргыч булды. Барлык коллективларны да сәхнәгә чакырдылар. Алып баручы 1, 2 һәм 3 дәрәҗә дипломантларны һәм лауреатларны игълан итте, әмма әлеге коллективлар арасында “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбленең исеме яңгырамады. Дулкынландыргыч пауза... Һәм менә ул – көтеп
алынган бәхет һәм шатлык мизгеле – алып баручы: “Башкортстан Республикасы Шаран авылы район мәдәният йорты “Ялкын” үрнәкле халык бию ансамбле,
җитәкчесе А. В. Сидоров, хореограф Г. И. Фәрхетдинова Гран-при яулады!” – дип игълан итте. Триумфаль җиңү! Көчле алкышлар, балалар, җитәкчеләр һәм әти-әниләрнең күзләрендә шатлык яшьләре. Коллективка грамота һәм йолдыз төрендә кубок тапшырдылар. “Ялкын” үрнәкле халык бию ансамбле
җитәкчесе А. В. Сидоров, хореограф Г. И. Фәрхетдинова рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Барлык әти-әниләр исеменнән “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе А. В. Сидоровка, хореограф Г. И. Фәрхетдиновага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга алга таба да иҗат уңышлары, җиңел булмаган эшләрендә бетмәс-төкәнмәс энергия телибез. Финанс ярдәме күрсәткән өчен барлык әти-әниләргә дә зур рәхмәт.
А. ӘХМАДУЛЛИНА. Шаран авылы.
“Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле жюри әгъзалары белән.