+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
20 август 2019, 17:07

Бер күрешү – үзе бер гомер

Бер күрешү – үзе бер гомер

Бер күрешү – үзе бер гомер
Ямьле җәй айлары җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем Авыл бәйрәмнәрен сагынып көтеп ала. Мондый бәйрәмнәр Нөрәй авыл биләмәсе Нөрәй авылында “Кичке уен”, Сөнбаш авылында авылның 100 еллык юбилеена багышланган “Саумы нигез ташым! Сакладыңмы балачак хатирәләрен?” бәйрәме, 27 июльдә Кызыл Чулпан авылында “Исәнмесез, авылдашлар!” очрашу бәйрәме үтте.
Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән егет-кызлар бер заман таралыша. Туган авылына инде кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга, бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Авыл бәйрәмнәре исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алу мөмкинлеге бирә.
27 июльдә бу бәйрәм Кызыл Чулпан авылында гөрләп узды. Авыл көне изге нияттән башланды – төшкә кадәр авыл халкы һәм кайткан кунаклар зират территориясен чүп үләннәреннән чистартуда катнашты, вафат булган туганнарын, якыннарын искә алдылар, Илнур хәзрәт алар рухына багышлап Коръән аятьләре укыды.
Авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Олеся Исламгали кызы Атнахуҗина барлык авылдашларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. “Кеше кайда гына яшәмәсен, бу тормышта нинди генә дәрәҗәләр һәм уңышларга ирешмәсен, моның белән туган авылына, авылдашларына рәхмәтле булырга, аларны хөрмәт итәргә тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде, “ – дип билгеләп үтте О. И. Атнахуҗина.
Һәр авылның иң зур горурлыгы, олы хәзинәсе – аның хезмәт сөючән, уңган кешеләре, әби-бабайлары, ул һәм кызлары, кияү-киленнәре, бала-чагалары. Бәйрәмне оештыручы Фирдат Зыя улы Вәлиев һәм авыл клубы мөдире Айгөл Әхмәтгәрәева, сценарий төзеп, халык белән, кайтасы кунаклар белән сөйләшеп, зур әзерлек эше алып барды. Бәйрәм барышында, авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Олеся Исламгали кызы Атнахуҗина туган җиргә намуслы хезмәт итүчеләргә, хезмәт ветераннарына, бәйрәмгә килгән авылның иң өлкән һәм иң бәләкәй кешесенә рәхмәт хатлары тапшырды.
Фирдат Зыя улы авыл тарихын сөйләүне Кызыл Чулпан авылына багышлап язылган шигырен уку белән башлап җибәрде.
Очрашуга сусаган авылдашлар сөйләшеп, аралашып туя алмадылар. Авыл халкы һәм кунакларның берсе дә бәйрәмгә буш кул белән килмәделәр. Туймазы районы Кандра авылыннан “Хәзинә” ансамбле җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева, Равил Шәфыйков (тумышы белән Кыр Теләүле авылыннан), Кыр Теләүледән Марат белән Зәлирә Гыйниятуллиннар һәм Фая Әһадуллина музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.
Бу көнне авылыбызның сәхнә осталары җыр-моңнарын, чишмә челтерәведәй гармун-тальян моңнарын яңгыраттылар, дәртле биюләр башкардылар. Берәү дә күңелсезләнеп утырмады, мәйдан гөр килеп торды. Уеннарны бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләрнең дә күңелләрен җилкетте, аларны биергә дәште.
Зур казанда пылау пеште. Аны “Шанс” КФХ җитәкчесе Фәнис Фәһим улы Әһлиуллин оештырды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә!
Кызыл Чулпан авылы халкы киң күңелле, бик кунакчыл, үтә дә юмарт халык. Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты.
Шунысы куанычлы, авылыбызда мондый кичәләр күп үткәрелә һәм аларда халык актив катнаша. Шушы матур гадәтләребез алга таба да дәвам итсен, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашсын иде, дигән теләктә калабыз.
Әлеге чараны оештыручы Фирдат Зыя улы Вәлиевка зур рәхмәт белдерәбез, рәхмәтләребез шулай ук ярдәм итүчеләрнең барысына да барып ирешсә иде. Киләсе елда да һәркайсыбыз исән-сау булып, янәдән бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булса иде.
“Исәнмесез, авылдашлар!” дип аталган авыл көне, очрашу җылылыгы халык хәтерендә калыр, күңелләребездә озак сакланыр.
Р. ШАКИРОВА, Нөрәй авыл китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: