+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
20 август 2019, 17:19

Зирекле җире талантларга бай

Зирекле җире талантларга бай

Зирекле җире талантларга бай
Зирекле авылы 275 еллык юбилеен билгеләде
Юбилей бәйрәмнәрендә авылда туып-үскән кешеләр, авылдашлар, якташлар очраша, бу бик матур гадәт. Зирекле авылына нигез салынуның 275 еллыгына һәм Зирек авыл Советы авыл биләмәсе барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган матур бәйрәм дә күпсанлы зиреклелеләрне, танылган якташларны, авылдашларны бергә җыйды.
Бәйрәмдә муниципаль район хакимияте вәкиле В. В. Галиев, данлыклы якташыбыз, медицина фәннәре кандидаты, Туймазы үзәк район дәваханәсе баш табибы З. С. Гыйздәтуллин катнашты.
Чара Зирекле авылы мәдәният йорты янында матур бизәлгән мәйданда үтте, алып баручылар А. З. Хәйруллина (Зирекле мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Р. Р. Игдеев (БДПУ студенты) чараны ихлас һәм дулкынландыргыч итеп алып бардылар.
“Безнең авыл биләмәсе 5 зур авылны – Зирекле, Алпай, Шарлыкбаш, Таллыкул, Кыртүтәл авылларын берләштерә. Бездә башкортлар, татарлар, марилар, чувашлар, руслар бердәм гаилә булып яшиләр. “Ястреб”, “Галим”, “Заря” крестьян (фермер) хуҗалыклары уңышлы эшлиләр”, - дип белдерде үз чыгышында авыл биләмәсе башлыгы Роберт Суфиян улы Игдеев.
Безнең авыл биләмәсе күп танылган шәхесләрне биргән. Алар арасында – фронтовик язучы, драматург, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Ибраһим Абдуллин; шагыйрә, Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика премиясе лауреаты Зарема Әхмәтҗанова; Татарстан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов; үзешчән композитор Рафаэль Игдеев; техник фәннәр кандидаты Н. Х. Кәримов; химия фәннәре докторы, профессор И. М. Абдуллин; РФ нефть һәм газ сәнәгатенең почетлы хезмәткәре, БР атказанган нефтьчесе М. М. Хуҗин, авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры Д. М. Вәлиев һәм башка бик күпләр.
Алып баручылар авыл биләмәсе төзелү тарихын сөйләделәр. Үзенең бер гасырлык дәверендә урындагы үзидарә органында бик күп кеше эшләгән. Авыл биләмәсе башлыгы Р. С. Игдеев муниципаль хезмәт ветераннарын почет грамоталары белән бүләкләде.
Күп балалы гаиләләрне – Алсу һәм Илфат Шәйгардановларны, АльмираГ тантаналы шартларда зурлап үттеләр. Никахта яшәүче юбилярлар – алтын туйларын билгеләгән Мәгъдинур Гәрдәй улы һәм Рәйлә Мәгариф кызы Басыйровлар, бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләгән Фәвис Гариф улы һәм Зинура Әхмәтвәли кызы Галләмовлар адресына күп матур сүзләр һәм җылы теләкләр яңгырады. Авылның иң өлкән кешесе Мәсхүдә Әсрар кызы Зәйнуллинаны һәм иң яшь гаилә Айгөл белән Илдар Исмәгыйлевлар гаиләсен котладылар,
Авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар эчтәлекле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Зәбир Сәрим улы Гыйздәтуллин туган авылына музыкаль бүләген җиткерде. Якташыбыз, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, БР халык артисты Равилә Рөстәм кызы Килмөхәммәтова-Хәйруллина чараның тагын бер якты йолдызы булып балкыды. Алдып баручылар әлеге очрашудан якты һәм матур истәлекләр теләделәр.
Р. ИБРАҺИМОВА, Зирекле авылы старостасы, педагогик хезмәт вет ераны.
Читайте нас: