+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
3 сентябрь 2019, 16:12

Белемнәре, тәҗрибә һәм осталыкларын игелекле һөнәрләрендә кулланалар

Белемнәре, тәҗрибә һәм осталыкларын игелекле һөнәрләрендә кулланалар

Белемнәре, тәҗрибә һәм осталыкларын игелекле һөнәрләрендә кулланалар
Район ветеринария хезмәте 104 торак пункт белән 13 муниципаль берәмлекне, җаваплылыгы чикләнгән 2 җәмгыятьне, 2 крестьян (фермер) хуҗалыгын, 14 шәхси эшкуарны, 37 фермер хуҗалыгын һәм 8656 шәхси ярдәмче хуҗалыкны хезмәтләндерә. Барлык милек формалары буенча терлекләрнең баш саны 14547 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6803 баш сыер, 873 баш ат, 447 баш дуңгыз, 13010 баш сарыклар һәм кәҗәләр, 57405 кош-корт, 5823 умарта тәшкил итә. Районда биологик калдыкларны үтилләштерүнең ветеринария-санитария кагыйдәләренә җавап бирүче 13 үләт базы эшли.
Районда ветеринария станциясе, ветсанэкспертиза лабораториясе, ветлечебница, ветеринария пункты һәм 7 ветеринария участогы дәүләт ветеринария хезмәтләре күрсәтә. Район ветеринария станциясе кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүген анда һәм структур бүлекчәләрдә 36 кеше эшли. Аларның 23е ветеринар белгеч, 11е югары белемгә, 11е – урта махсус белемгә ия.
Кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Башкорт дәүләт аграр университеты ветеринария факультетының 3 курсында ике студент, 2 курсында 1 студент белем ала.
Учреждениедә һөнәр стандартларын үзләштерү буенча эш алып барыла. Белем буенча һөнәр стандартларына ярашлы булу өчен 5 ветеринар белгеч читтән торып Кушнаренково авыл хуҗалыгы техникумында укый.
Ветеринария участоклары һәм пунктлары биналар белән тәэмин ителгән. Дмитриева Поляна ветеринария участогы район ветеринария станциясе бинасында урнашкан. Зирекле ветлечебницасы 1979 елда төзелгән. 2018 елда Мичурин һәм Базгыя ветеринария участоклары өчен ике мобиль бина сатып алынды. Калган 5 ветучасток һәм ветеринария пункты авыл биләмәләре һәм предприятиеләр биналарындагы бүлмәләрдә урнашкан. Җиһазлар, суыткычлар белән тәэмин ителү - 100%.
Ветеринария идарәсенең эпизоотик, диагностик, ветеринария-санитария чаралары планнары түләүле һәм түләүсез нигездә уңышлы үтәлә. Районда эпизоотик иминлек елдан-ел сакланып килде. Әмма 2019 елның 2 февралендә Бурсык авылында котыру авырулы төлке булуы ачыкланды. Инструкциягә ярашлы карантин чаралары үткәрелде.
Терлекләрне идентификацияләүгә аеруча игътибар бирелә: 2019 елның 1 августына 14499 баш мөгезле эре терлек (99,6%), 651 баш ат (75%), 11543 баш сарык һәм кәҗә маллары (89%), 447 баш дуңгыз (100%) биркаланды һәм Рег-Агро системасына кертелде. 308 эт, 13 песи чипланды.
Ветеринария документларын Меркурий Федераль дәүләт мәгълүмат системасында электрон юл белән бирү буенча эш алып барыла. Белгечләр тарафыннан 14000нән артык электрон ветеринар документ бирелгән.
2019 елдан ветеринария хисаплылыгын цифрлаштыру кертелде.
Территорияне, район ветеринария станциясен төзекләндерү буенча күп эш башкарыла. 2019 елда Мичурин һәм Базгыя авыллары ветеринария участоклары мобиль биналарын төзекләндерү буенча эшләр үткәрелде: участоклар коймалар белән әйләндереп алынды, агачлар һәм чәчәкләр утыртылды, җиһазлар һәм инвентарь бүлеп бирелде.
Районда эпизоотик хәлнең иминлеге белемнәре, тәҗрибә һәм осталыкларын игелекле эшләренә бирүче ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан тәэмин ителә. Алар эпизоотиягә каршы эш буенча бүлек мөдире Р. Р. Нурмөхәммәтов, участок ветлечебницасы мөдире Э. А. Шәйхелисламова, ветеринария участоклары мөдирләре З. З. Мөхәммәтгалин, Р. Р. Гәрәев, Р. С. Бәдретдинов, Д. М. Сабанаев, А. В. Галимов, А. А. Харисов, ветеринария пункты мөдире И. В. Афанасьев, ветеринария табиблары Л. Р. Әхмәдиева, И. М. Мөхәммәдиев, А. А. Хисамова, И. В. Николаева, Ф. Ф. Шакиров, ветеринария фельдшерлары Р. Ә. Якупов, В. Т. Танылбаев, Ш. Р. Әхмәдишев, А. Ф. Бәдретдинова, В. М. Әгълиуллин, М. М. Гәриев, Р. М. Сабиров, И. А. Миңнебаев, ветеринария санитарлары Д. А. Исәнбаев, Р. Ш. Әхмәдишев, А. А. Вахитова.
Ф. Ф. Вахитова район ветеринария станциясен чисталыкта һәм тәртиптә тота. Шофер Н. Н. Толстогузов 20 елдан артык белгечләрнең “уң кулы” булып тора. Баш бухгалтер Л. А. Газизова, әйдәүче бухгалтер А. Н. Якупова, кадрлар буенча инспектор Л. Х. Сәхапова ветстанция җитәкчелегенә эшне оештыруда зур ярдәм күрсәтәләр.
Барлык ветеринария хезмәткәрләрен һәм хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Профессинализмыгыз ветеринария эшенең чәчәк атуына булышлык итсен, ә гаиләләрегездә иминлек, муллык һәм үзара аңлашу булсын!
Р. ТАЮПОВ, Район ветеринария станциясе начальнигы.
Район ветеринария станциясе коллективы.
Читайте нас: