+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
3 сентябрь 2019, 16:06

Эшен яратып башкара

Эшен яратып башкара

Эшен яратып башкара
Базгыя авылыннан Илья Афанасьев 39 ел гомерен ветеринариягә багышлады
Илья Васильевич Афанасьев хезмәт эшчәнлегенең барлык елларын терлекләр белән эшләүгә багышлый, зур
эш тәҗрибәсенә ия. Егоров исемендәге колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый. Хәзер ул, Нөрәй ветеринария пункты мөдире булып эшләп, диагностик тикшерүләр үткәрә, авыру терлекләрне дәвалый, маллар үлүне киметү буенча чаралар күрә, халыкны кешеләр һәм терлекләр өчен куркыныч тудырган авырулардан саклау чаралары үткәрә, моның белән авыл хуҗалыгы терлекләре, кош-кортлар арасында аеруча куркыныч, йогышлы һәм хроник инфекция авырулары буенча тотрыклы эпизоотик хәвефсезлек тәэмин итә.
Аның гомуми эш стажы 39 ел тәшкил итә. Илья Афанасьевич Шаран районы ветеринария участогы коллективында һәм халык арасында зур хөрмәткә лаек. Ул үзенең турыдын-туры эшендә җаваплы, хезмәт бурычларын сыйфатлы үти, күләмле эшләр башкаруга сәләтле, аларның үтәлү нәтиҗәләренә җаваплылык белән карый. Таләпчән, участокта һәрвакыт хезмәт дисциплинасын саклый. Яңа казанышлар белән даими танышып бара һәм аларны үзләштерә, документлар белән эшли белә, үзлегеннән укый һәм белемен күтәрү өстендә даими эшли. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар мактау грамоталары, премияләр белән бүләкләнә.
Илья Васильевич тыйнак кеше, казанышлары белән мактанырга яратмый. Яңа хәлләрне анализлауга һәм килеп туган проблемаларда тиешле карар кабул итүгә сәләтле.
Хезмәттәшләре һәм район ветеринария станциясе җитәкчелеге Илья Васильевичны ышанычлы, үз эшенә бирелгән белгеч буларак беләләр. Гражданнар җыеннарында актив катнаша, халык арасында ветеринария белемнәрен пропагандалый. Ул югары бурычлылык хисе белән аерылып тора, аңа игелеклелек, ихласлык, инициативалылык, эшчәнлегенә иҗади якын килү сыйфатлары хас. Тормышны яратуы, ачыклыгы, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итү теләге – шушы һәм башка сыйфатлары белән кешеләрне үзенә тарта һәм аларда җаваплы ышаныч һәм рәхмәт хисе уята. Ул хезмәттәшләре арасында да, авыл биләмәсе халкы арасында да лаеклы ихтирам казанды.
Л. СӘХАПОВА, район ветеринария станциясе кадрлар буенча инспекторы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: