+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
3 сентябрь 2019, 16:02

Намуслы белгеч

Намуслы белгеч

Намуслы белгеч
Әлсинә Фәхраҗетдин кызы Нургалиева 1954 елның 10 июлендә Шаран районы Ямадыбаш авылында дөньяга килә. Юматово авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 1974 елның августында З. Мөстәкыймов исемендәге колхозда баш бухгалтер урынбасары булып хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә.
Әлсинә Фәхраҗетдин кызының профессионализмын, хезмәт дисциплинасын күреп, 1978 елның апрелендә Шаран авылы хуҗалыгы идарәсенә ревизор, ә 1980 елның 26 июленнән – авыл хуҗалыгы идарәсенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе баш бухгалтеры итеп күчерәләр. Ул вакытларда Ә. Ф. Нургалиевага авыл хуҗалыгы идарәсе, орлык инспекциясе, Шаран район ветеринария лабораториясе, Шаран район ветеринария станциясе, “Гостехнадзор” идарәсе, хәзерләү инспекциясе бухгалтер исәбен һәм отчетларын алып барырга туры килә. Үҗәтлеге, тырышлыгы һәм алган белемнәрен даими арттыруы аңа районның иң тәҗрибәле бухгалтерларының берсе булырга ярдәм итә.
2002 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы идарәсе үзгәрүгә бәйле Ә. Ф. Нургалиева Шаран район ветеринария станциясенә баш бухгалтер итеп күчерелә һәм пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куя. Ә. Ф. Нургалиева кайда гына эшләмәсен, аны бар җирдә дә хөрмәт итәләр. 30 ел бухгалтер булып эшләү дәверендә тикшерүче органнар тарафыннан эшендә финанс бозулары табылмый.
Шаран район Советы, 2004 елда юбилее уңаеннан БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Ветеринария идарәсе мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Хезмәт сәләтчәнлеге, профессиональ белеме, кешеләргә сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәте белән зур хөрмәт һәм ихтирам казана.
Әлсинә Фәхраҗетдин кызы җаваплы эшен дә, гаилә бурычларын да бик яхшы башкара. Ире Владик Фәтхелбаян улы белән менә дигән ике улларын тәрбияләп үстерделәр.
Әлсинә Фәхраҗетдин кызы 2010 елдан лаеклы ялда.
Л. СӘХАПОВА, район ветеринария станциясе кадрлар бүлеге инспекторы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: