+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 01:40

Барыбыз өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм

Барыбыз өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм

Барыбыз өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм
Барлык мәктәпләрдәге кебек үк, Чалмалы мәктәбендә дә яңа уку елына багышланган бәйрәм үтте
Матур киемнәрдәге шат йөзле укучылар чәчәкләр тотып мәктәпкә ашыгалар. Урамда шатлыклы ыгы-зыгы. Чалмалы мәктәбенә беренче сыйныфка тугыз бала килде, ә унберенче сыйныфта сигез укучы.
1970 елда беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнем әле дә хәтердә (ул чагында иске мәктәп иде). Еллар узган саен үткәннәр бик сагындыра икән ул! Балачак, яшьлек һәм мәктәп еллары еш искә төшә, күңелгә рәхәт тә, бераз моңсу да булып китә.
Белем көненә багышланган тантаналы линейкада үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары А. З. Әхмадуллин, Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И. Г. Мөхәммәтов, “Р. Х. Мусин” КФХ вәкиле А. Ф. Мөхәммәтова, педагогик хезмәт ветераннары Әфидә апа Гыйниятова, Миләүшә апа Гыйниятуллина, Фәнидә апа Сираева, мәктәпнең элекке укучылары – “әфганлылар” Шамил Сабиров, Венер Гыйльфанов, укучыларның туганнары, авыл халкы катнашты.
Тантаналы линейканы мәктәп директоры Р. М. Маннанова котлау сүзләре белән ачты, кунаклар да тәбрик иттеләр. А. Ф. Мөхәммәтова беренче сыйныф укучыларына “Р. Х. Мусин” КФХ башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.Венер Гыйльфанов та бәйрәмгә буш кул белән килмәгән – балаларга бүләкләр таратты. Педагогик хезмәт ветераны Ә. Ш. Гыйниятованың чыгышы һәрвакыттагыча үткәннәргә алып кайтты. Хәзерге мәктәп бинасында барлык уңайлыклар булуын билгеләп үтте.
Беренче сыйныф укучылары (укытучы Ф. Ә. Нәбиуллина) матур шигырьләр сөйләделәр. Аннары унберенче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Г. Ш. Миңневәлиева) чыгыш ясадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Беренче сыйныф укучыларына белем иленә беренче дәреслек - Әлифба китабы бүләк иттеләр.
Тантаналы линейканың иң дулкынландыргыч мизгеле – беренче кыңгырау яңгырады, аны 11 сыйныф укучысы Илназ Ханнанов белән 1 сыйныф укучысы Камилә Гыйрфәтуллина бирделәр.
Яңа 2019 – 2020 уку елы башланды. Хәерле юл сезгә, укучылар!
З. ХАННАНОВА, Чалмалы авылы.
Беренче сыйныфлар шигырьләр сөйлиләр.
Унберенче сыйныф укучылары чыгышы.
Читайте нас: