-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 01:30

Кызганмагыз

Кызганмагыз

Кызганмагыз
Кызганмагыз якыннарга җылы сүзне,
Әйтегез сез иң кадерле кешеләргә.
Җылы сүз ул яшәр өчен көчләр бирә,
Җылыта ул салкыннарда өшегәндә.
Кызганмагыз якты караш, ачык йөзне,
Бу дөньяга без бит ике килмәгәнбез.
Яман телле булмагыз сез, яман сүздән
Йөрәккәйләр парә-парә телгәләнә.
Кызганмагыз вакытларны, юк димәгез,
Чакырышып кунакларга йөрешергә.
Гомер үтәр, өтәр җанны үкенечләр,
Әмма ләкин мөмкин булмас күрешүләр.
Кызганмагыз көчегезне, әгәр сездән
Сорасалар ярдәм кулын сез сузыгыз.
Гомер кыска,
Һәм ул бары тик бер килә,
Белеп шушы гомеркәйнең кадерләрен,
Үкенмәслек итеп кенә сез узыгыз.
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас: