+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 01:35

Нәрсә авыр!

Нәрсә авыр!

Нәрсә авыр!
Бу дөньяда иң авыры нәрсә дисез?
Дус дигәнең дошман булса, шунсы авыр.
Иң авыры хыянәттер, йөрәгеңдә
Җәрәхәте мәңгелеккә урын алыр.
Тагы нәрсә авыр дисәң, ышанычны
Югалтуы авыр бигрәк кешеләргә.
Мәҗбүр итә кайчак тормыш үкенергә,
Нигә генә ышандым, дип көрсенергә.
Бик тә авыр югалтуы якыннарны,
Кайтмасларын белеп авыр сагынуы.
Авыр тагын бу дөньяда ялгыз калып,
Өзгәләнеп сыңар канат кагынуы.
Бик тә авыр сиңа нахак сүз әйтсәләр,
Әрнетсәләр гаеп-кыек сүзләр белән.
Йөрәкләрне куздай өтеп һәм яндырып,
Ирексезләп яшьләр тама күзләреңнән.
Иңнәреңә күтәрмәслек кайгы килсә,
Шул кайгыны җиңәм диеп яшәү авыр.
Әмма тормыш дәвам итә, үз-үзеңне
Юатасың,түзче, зинһар, булчы сабыр, диеп.
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас: