+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 01:53

Урам бәйрәме төрле төбәкләрдән якташларны җыйды

Урам бәйрәме төрле төбәкләрдән якташларны җыйды

Урам бәйрәме төрле төбәкләрдән якташларны җыйды
Кояшлы матур көннәрнең берсендә авылыбызның Үзәк урамында өлкәннәр һәм балалар өчен искиткеч матур бәйрәм булды.Бәйрәмне Фәнзирә Арсланова оештырды, аның әнисе дә шушы урамда яши. Әйтелде – эшләнде. Бәйрәмне оештыручылар бу турыда Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белән алдан сөйләшеп куйдылар, өйләргә йөрделәр һәм “Ак чишмә” халык фольклор ансамбле әгъзалары һәм балалар белән бергә бәйрәмгә бүләкләр - бирнә җыйдылар.
Чагу төсләргә бизәлгән урам иртәдән үк шау-гөр килеп торды: сатучылар товарларын тезделәр, балалар өчен батутлар, карусельләр һәм уеннар каралган иде. Фәнзирә Арсланова – авылыбыз туып-үскән, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында яши, кунак – баянчы аккомпаниатор Риф Хөсәенов, Гөлназ Фәткуллина, Зинфира Шәвәлиева, Зөлфия Шәйхуллина барысын да бәйрәм мәйданына чакырып, татар халкының борынгы матур йоласын күрсәттеләр. Фәнзирә Мөсәгыйть кызы дәртле җыры, биюе белән мәйдан түренә чакырды.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе моңлы җырлар тыңлап, яшьлекләрен исләренә төшереп, яулык очлары белән күз яшьләрен сөртеп алдылар.
Татартсан Республикасы кунакларын “Ак чишмә” халык фольклор ансамбле икмәк-тоз һәм якты йөз белән каршы алды. Педагогик хезмәт ветераны Ә. Ш. Гыйниятова һәм мәктәп директоры Р. М. Маннанова мәктәпнең үсеш тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләделәр. Аннары Фәнзирә Арсланова “Ихлас” коллективын элек үзе 10 ел эшләп киткән авыл мәдәният йортына алып керде. Кунаклар авыл мәчетен дә игътибарсыз калдырмадылар, анда Ринат хәзрәт Коръән сүрәләре укыды. Аннары Рафаэль Хәтип улы Мусин бәйрәм кунакларын кафега чакырды, анда аларны тәмле чәй һәм коймаклар белән сыйладылар.
Урам бәйрәме Фәнзирәнең әнисе – Хәмдия апа Арсланова өе каршында узды. Барлык килүчеләр өчен мул табын оештырылды, чалмалылылар бәйрәмгә күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Ф. М. Арсланова һәм Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И. Г. Мөхәммәтов урам бәйрәмендә катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Аннары Яр Чаллы шәһәреннән эстрада артистлары Дәниф Шәрәфетдинов, Азамат Гайнанов, автор-башкаручы Илдус Газизов, сүз остасы Илдар Гади, Фәнзирә Арсланова концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, ә Азнакай шәһәреннән “Ихлас” татар-башкорт фольклор ансамбле “Самавыр бәйрәме” йоласын күрсәттеләр. Фәнзирәбезнең тәрбияләнүчеләре башкаруында бию номерлары бәйрәмгә яңа якты ноталар өстәде.
Альберт Миңнеханов гармунда уйнады, “Ак чишмә” халык фольклор ансамбле “Чалмалы урамнары” җырын башкарды. Фирдат Вәлиев, Мөдәрис Мохтасипов һәм Дания Шәрифуллина үзләренең шигырьләрен укыдылар, Алмаз Зәйдуллин, Илназ Хуҗин һәм башка бик күпләр җырлар җырладылар. Матур җырлар, биюләр, халык уеннары, сый-нигъмәткә тулы чәй табыны, учакта пешкән тәмле пылау – болар һәммәсе дә бәйрәмдә катнашучыларның күңелләренә хуш килде.
З. ХАННОВА, Чалмалы авылы.
Бәйрәм күренешләре.
Читайте нас: