-26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 сентябрь 2019, 14:30

Ачык ишекләр көне

Ачык ишекләр көне

Ачык ишекләр көне
Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Әлеге чарада укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әти-әниләр үзәкнең төрле юнәлешләре, берләшмәләре һәм аларның җитәкчеләре белән таныштылар.
Чара кунакларына башта видеоролик күрсәттеләр, анда учреждениенең төп эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Видеороликтан балалар һәм әти-әниләр Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге тәрбияләнүчеләре катнашкан ярышлардан, концертлардан, чаралардан күренешләр карадылар.
Аннары “Вдохновение” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (җитәкчесе З. А. Царькова) театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Әкият геройлары кунакларны сәламләделәр, яңа уку елы белән котладылар һәм балалар иҗаты һәм спорт үзәге буенча кызыклы сәяхәткә алып киттеләр.
“Звонкие голоса” (җитәкчесе Г. Х. Хөснуллина) һәм “”Звездный путь” (җитәкчесе Н. П. Кадыйрова) вокаль берләшмәләре кунакларны матур җырлары белән каршы алдылар. Аннары балаларны өстәмә белем бирү педагоглары Н. Г. Чуклина (“Яшь эколог” берләшмәсе) һәм И. Г. Нурмәхәммәтова ( “Сувенир” берләшмәсе) каршы алды. Алар кунакларга пластилиннан һәм яфраклардан чәчәк композициясе ясау буенча осталык дәресе күрсәттеләр.
Осталык дәресеннән соң педагоглар белән очрашу булды, алар үзләре җитәкләгән берләшмәләр турында сөйләделәр.
Спорт залында “Спорт гимнастикасы” берләшмәсе тәрбияләнүчеләренең искиткеч чыгышын көчле алкышларга күмделәр, ә җитәкчесе А. Н. Әхмәтшина берләшмә, яңа уку елына бурычлар турында сөйләде.
Юнәлешләр күп, теләк кенә булсын! Һәр бала күңеле теләгән шөгыльне таба ала. Ә педагогларыбыз аларга һәрчак ярдәм итә. Яңага өйрәнергә, дуслар табарга һәм сәләтләрне ачарга теләүчеләр өчен Балалар иҗаты һәм спорт үзәге ишекләре һәрвакыт ачык!
Килегез, без сезне көтәбез!
Э. АСЫЛБАЕВА,Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге директоры урынбасары.
Читайте нас: