+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2019, 10:58

Шәхес үсеше ноктасы

Шәхес үсеше ноктасы

МӘГАРИФНЕ МОДЕРНИЗАЦИЯЛӘҮ
Шәхес үсеше ноктасы
Агымдагы уку елында 2 санлы Шаран мәктәбе базасында “Мәгариф” милли проекты “Заманча мәктәп” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдә мәгариф үзәкләре төзелде
“Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алуга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы.
Мондый үзәк укучыларга заманча сыйфатлы белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә, укучыларны технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча гомумбелем бирү программалары гына түгел, ә IT-технологияләр, медиатехнологияләр, шахмат белеме, проектлаштыру, һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын, шулай ук социаль-мәдәни чараларны гамәлгә ашыруны планлаштыра. Моннан тыш, “Үсеш ноктасы” базасында югарыда әйтелгән фәннәр буенча дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында эшлекле уеннар, тренинглар үткәрү күздә тотыла. Укыту зоналарыннан тыш, үзәкләрдә коворкинг зоналары (популяр бизнес-модель), медиазона һәм шахмат кунакханәсе барлыкка киләчәк.
“Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдә мәгариф үзәкләре ачылу көнендә район үзәгенең ике мәктәбендә дә тантаналы чаралар булды, анда муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллин, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Ө. Закиров, район мәгариф бүлеге баш белгече Р. М. Зәйдуллина һәм район педагогик мәгълүмат үзәге директоры Р. Д. Минһаҗев, педагоглар һәм югары сыйныфлар укучылары катнашты.
1 санлы Шаран мәктәбендә укучылар һәм чарада катнашучылар алдында мәктәп директоры С. А. Петров һәм район мәгариф бүлеге баш белгече Р. М. Зәйдуллина сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Чарада катнашучылар шулай ук проект турында видеоролик карадылар, укучылар шигырьләр сөйләделәр һәм “Үсеш ноктасының” аларга нәрсә бирүен аңлаттылар. Аннары С. А. Петров һәм И. М. Сәмигуллин тантаналы төстә кызыл тасманы кистеләр, шуның белән мәктәп укучылары өчен шәхси үсеш ноктасына юл ачтылар.
Бу мәктәптә О. Е. Андриянов мәгариф үзәге җитәкчесе булып тора, ике кабинетта балаларга шахмат уйнау, узыш дроннары җыю, квадраткоптерларны мобиль телефоннар ярдәмендә һавага очыру һәм алар белән идарә итү, манекен-тренажерларда беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәнү шартлары тудырылган. Мәктәпкә әлегә барлык җиһазлар да кайтып бетмәгән, әмма булганнары балалар тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә укырлар һәм заман белән бергә технологик һәм заманча үсеш алырлар, дигән ышаныч тудыра.
2 санлы Шаран мәктәбендә югары сыйныф укучылары мәртәбәле кунакларны актлар залында каршы алдылар.
Сәламләүү сүзләреннән соң мәктәп директоры Л. Р. Зыязетдинова чарада катнашучыларны “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар мәгариф үзәге җитәкчесе Г. В. Шәвәлиева, шулай ук шахмат кунакханәсе укытучысы Е. А. Асмаева, технология укытучылары О. В. Аскарова һәм Л. А. Михайлов, медиазона укытучысы М. П. Яковлева һәм тормыш иминлеге укытучысы А. А. Карманов белән таныштырды.
- Балалар, сез бәхетле чорда яшисез. “Үсеш ноктасына” бәйле сез заманча җиһазлар нигезендә сыйфатлы белем ала аласыз. Алга таба мәктәбегезне яңартырга, матди-техник базасын ныгытырга кирәк булачак, өстәвенә, БДИ, олимпиадалар буенча да уңышларыгыз начар түгел. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен укытучыларга рәхмәт белдерәм. “Үсеш ноктасы” укучыларга яхшы белем бирүгә һәм иҗади үсешкә этәргеч булсын, - дип билгеләде муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллин үзенең чыгышында.
Аннары мәртәбәле кунаклар “Үсеш ноктасы” кабинетларын карадылар, анда укучылар үз юнәлешләре буенча шөгыльләнәләр иде инде.
2 санлы Шаран мәктәбе – район БДИ һәм ТДИ үткәрү пункты, якындагы берничә муниципаль районнар өчен резерв көннәрендә БДИ үткәрү пункты, шуңа күрә әлеге мәктәпкә яхшы ремонт һәм бинаны яңарту, матди-техник базасын ныгыту таләп ителә.
Ике мәктәп директоры - Л. Р. Зыязетдинова һәм С. А. Петров әлеге проектны өстәмә финанслауга финанс средстволары бүлеп биргән өчен И. М. Сәмигуллин йөзендә муниципаль район хакимиятенә һәм М. З. Әхмадуллин йөзендә район мәгариф бүлегенә рәхмәт белдерә.
Алдагы берничә елда балаларны укыту, аларга төрле күнекмәләр бирүнең заманча технологияләре башка мәктәпләргә дә үтеп керер дип көтелә.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
1 һәм 2 санлы Шаран мәктәпләрендә мәгариф үзәкләре ачылу тантанасы күренешләре.
ТЕМАГА ИЯРЕП
“Үсеш ноктасы” мәктәп һәм укучылар өчен нәрсә ул?
2 санлы Шаран мәктәбе директоры Л. Р. Зыязетдинова:
- 21нче гасыр тормышның барлык өлкәләренә үзгәрешләр алып килде. Укучыларыбызга укуы кызыклы булсын өчен, мәктәп базасында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачыла. Бу Башкортстан Республикасында төзелгән 133 үзәкнең берсе. Үзәк “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” фәннәре буенча санлы һәм гуманитар компетенцияләр формалаштыру кабинетларын һәм коворкинг принцибы буенча шахмат кунакханәсе һәм медиазона булган проект эшчәнлеге кабинетын үз эченә ала. Үзәк ачылу укыту һәм тәрбия бирүдә яңа ысуллардан файдалануны тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Укучылар дәрестән тыш вакытта санлы, техник һәм гуманитар профильдә өстәмә гомумбелем бирү программалары белән шөгыльләнә алачак. Кызыксынулары буенча түгәрәкләргә йөри алалар. Үзәк ресурслары белем бирү сыйфатын һәм кулайлылыгын үстерүгә юнәлтелә. Безнең үзәк балаларны берләштерер, аларны командада эшләргә өйрәтер, белем һәм технологияләр, үз проектларын үстерү белән коралландырыр, дип ышанабыз”.
Мәктәпнең “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге җитәкчесе Г. В. Шәвәлиева:
- Үзәкнең матди-техник базасы укучыларның проект эшчәнлегенә менә дигән мәйданчык булыр, дип уйлыйбыз. Кеше нинди дә булса идея белән янса, ул китаплар һәм компьютердан аерылмыйча шөгыльләнә. Алга таба үсеш һәм белем сыйфатын арттыру өчен аңа үз алдына тагын да катлаулырак бурычлар куярга, әйләнә-тирәсен үзгәртергә, уңайлы торыштан чыгарга, диван белән кәнәфидән аерылырга һәм тормышында нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк булачак. Кешенең үсеш ноктасы шушы моменттан башлана да инде. Үсеш ноктасы – үзгәрешләребез өлкәсе, үсешебез таянычы ул. Үзәгебездә яңа белемнәр алырга омтылучан, үзгәрергә һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләүче яшь, креатив, мавыгучан, яңа идеяләр һәм теләкләргә бай балаларны күрергә шат булачакбыз.
М. ЯКОВЛЕВА,
“Яшь хәбәрчеләр” мәктәп медиастудиясе җитәкчесе, 2 санлы Шаран мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: