+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2019, 14:10

“Тылсымлы саквояж”

“Тылсымлы саквояж”

“Тылсымлы саквояж”
Кыр Теләүле авыл китапханәсе мәктәп һәм “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә “Театр төне” акциясендә катнашты
Тамашачы игътибарына “Тылсымлы саквояж” театраль тамаша күрсәтелде. Кыр Теләүле авыл китапханәсе китапханәчесе театр тарихы, борынгы сәнгатьнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Ул, сәнгатьнең барлык төрләре кебек үк, театрның да үз үзенчәлекләре һәм кануннары, үз “әлифбасы һәм грамматикасы” булуын билгеләп үтте. Балалар театр терминнарын үзләштерделәр һәм театраль һөнәрләр белән таныштылар.
“Без театрда” интеллектуаль уен кызыклы булды, аны балалар бакчасы тәрбиячесе Л. Илалова үткәрде.
Һәм, әлбәттә, театр төне күңелле конкурсларсыз була алмый, аларны башлангыч сыйныфлар укытучысы М. Кадыйрова үткәрде. Балалар карточкалардагы биремнәрне пантомима белән аңлатып бирделәр, бер үк фразаларны төрле жанрларда әйттеләр, театраль һөнәрләрне белделәр һәм аларга аңлатмалар бирделәр.
“Несмеянаны көлдерегез” инсценировкасы бик кызыклы булды, аны китапханәче белән башлангыч сыйныфлар укытучысы З. Габдуллина әзерләп үткәрде. Нәни актерлар сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынландылар, әмма, шуңа карамастан, образга керә алдылар һәм рольләрен оста башкардылар, тамашачыга бирелгәнлек, игелеклелек, дуслык һәм үзара аңлашуның никадәр кадерле нәрсәләр булуын аңлатып бирә алдылар. Ә тамашачы яшь театралларны алкышларга күмде. Яшь актерлар да, тамашачы да уңай тәэссоратлар алдылар.
Нәни артистлар Алсу Илалова, Вика Осипенко, Рамазан Әхмәтҗанов, Әнфир Гатин сәләтләрен күрсәттеләр һәм рольләрен искиткеч оста башкардылар.
Чара ахырында театр турында китапларга күзәтү оештырылды.
Ф. ФӘРРАХОВА, Кыр Теләүле авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: