+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2019, 14:15

Яңартылган музей – юбилей бүләге

Яңартылган музей – юбилей бүләге

Яңартылган музей – юбилей бүләге
Республикабызның Бишбүләк районы Ает авылында татар халкының данлыклы улы, патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музеен ачу тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәмендә музей бинасы төзекләндерелә һәм яңа экспозиция өстәлә.
Тантанага Башкортстан һәм Татарстан Республикалары Хөкүмәт вәкилләре чакырылган иде. Чарада депутатлар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.
Әлеге бәйрәмнең олы кунагы – шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатих кызы сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп булмады. Ул үзенең чыгышын әтисенең шигыре белән башлады. “Бүген безнең өчен шатлыклы көн. Мин аны һаман көтәм, һаман шигырьләрен укыйм. Мин аның белән бергә окопта да утырам, диңгездә дә йөзәм. Бүген зур бәйрәм, барыгызны да котлыйм”, - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев музейны төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләргә “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медальләрен тапшырды.
Татартстанның халык шагыйре Ренат Харис (Ф. Кәримгә багышланган “Күзләреңне үбеп” пьесасы һәм “Кадрия” поэмасы авторы) Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Кәрим кебек көнозын кулына автомат тотып һөҗүмгә барган, ә төннәрен окоп почмагына утырып ай яктысында шигырь язган шагыйрь дә, язучы да бүтән юк, дип билгеләде. Чөнки сугышта булган башка әдипләр алар фронт гәзитләрендә хәбәрчеләр булганнар. Ә Ф. Кәрим сугыш елларында 119 шигырь, 9 поэма, 2 повесть, 1 пьеса иҗат итә.
Тантананың икенче өлеше Бишбүләк район мәдәният йортында дәвам итте. Район үзешчәннәре чыгышы Айдар Галимов, якташыбыз Фән Вәлиәхмәтов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, “Зөләйлә” төркеме җырлары белән үрелеп барды.
Әлеге тантанада безнең районнан Шаран районы татар конгрессы вәкилләре – З. З. Сәләхов (башкарма комитет рәисе), Илһам Күчмөхәммәтов һәм әлеге юллар авторы катнашты.
Чарага баруны оештырган өчен җитәкчебез З. З. Сәләховка һәм транспорт бүлеп биргән өчен район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Ө. Закировка зур рәхмәт белдерәбез.
Н. ӘХМӘДИЕВА, Шаран районы татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы.
Читайте нас: