+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 октябрь 2019, 00:44

МОСТАЙ КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

МОСТАЙ КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

МОСТАЙ КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Шагыйрь иҗатыннан илһам алып
Биләмәара үзәк китапханәдә башкорт халык шагыйре, прозаик һәм публицист Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби кичә булды
Әдәби кичәгә “Илһам-Вдохновение” әдәби клубы әгъзалары һәм Мостай Кәрим иҗатын сөючеләр җыелды.
Биләмәара үзәк китапханә методисты З. Р. Хәлиуллина Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Сәдинә Вәлиева үзенең Мостай Кәрим белән әдәби кичәдә очрашу истәлекләре белән уртаклашты. Атаклы шагыйрь ул чагында аның шигырьләренә бәя бирә. Шушы истәлекле очрашудан соң С. Ш. Вәлиева шигырь яза. Ул аны шушы кичәдә катнашучылар алдында укып үтте. М.Кәримнең дулкынландыргыч шигырьләре яңгырады.
Әфидә Гыйниятова Чалмалы мәктәбендә Мостай Кәрим иҗатын ничек өйрәнүләре, балалар белән шигырьләрен ятлаулары, авыл халкының драма әсәрләре буенча спектакльләр куюларын искә алды.
Зилара Рәфыйкова да әдәби кичәдә Мостай Кәримнең аның шигырьләре белән танышуы, аларны башкортчага тәрҗемә итү өчен үзен Уфага чакыруы турында сөйләде. Ул якты уйларга һәм халык зирәклегенә бай булган берничә шигырен укып үтте.
Фирдат Вәлиев яңа шигырьләре белән таныштырды.
Әдәби кичә Мостай Кәрим әсәрләреннән илһам алучы сәләтле һәм үзенчәлекле шагыйрьләрнең чәй табыны янындагы әңгәмәсе белән тәмамланды.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Әдәби кичәдә катнашучылар.
Читайте нас: