+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 12:38

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә
Ямадыбаш авылында яшәүче Фәттаховлар гаиләсе алтын туйларын билгеләде
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Ямадыбаш авылында яшәүче Фәттаховлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә. Үткәннәре үрнәк, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк!
Гаилә тормышындагы әлеге матур бәйрәмнәре белән котларга дип Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И. Г. Мөхәммәтов, авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре Наилә Сабирова, Резеда Мослахова, мәдәният хезмәткәрләре Дания Шәрифуллина, Ямадыбаш авылы китапханәсе китапханәчесе Лия Фәхретдинова килделәр. И. Г. Мөхәммәтов никахта яшәүче юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре аларга багышлап матур шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.
Фәрит абый белән Әлфинә апа авылның аксакалы белән акъәние булуга лаеклылар. Аларның гаиләсе – авылдашларга үрнәк. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Фәттаховлар ихата тутырып мал-туар асрыйлар, бакчаларында яшелчәләр үстерәләр.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашуда яшәгән парлар күңелдә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт уята. Алтын кыйммәтле металл, күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсендә биеклеккә ирешү символы булып тора. Менә шуңа күрә дә алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. Алар карлы кышларны, яшел һәм кояшлы язларны, кызу җәйләрне һәм яңгырлы көзләрне 50 тапкыр бергә үткәрә. Иңне-иңгә куеп тату гомер кичергән Фәрит һәм Әлфинә Фәттаховларга алга таба да гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек һәм балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле озын гомер телим.
Никахта яшәүче юбилярлар – “сугыш чоры балалары” буыны, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын һәм югалтуларын кичергән кешеләр. Авырлыклар аларны чыныктырган. Фәттаховлар гомерләрен туган колхозларына багышлыйлар. Әлфинә апа фермада савымчы булып, Фәрит абый тракторчы булып эшли, трактор бригадасы бригадиры булып пенсиягә чыга. Иртә таңнан кичкә кадәр колхозда эшлиләр, авыр була. Йорт төзеп керәләр, ихатада терлек асрый башлыйлар. Гаиләгә бәхет өстәп балалары: кызлары Раушания, игезәкләр Зинир белән Зинира дөньяга килә. Алар барысы да лаеклы кешеләр булып үстеләр, һәркайсының үз гаиләсе бар. Раушания үзәк район дәваханәсе хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, гаиләсе белән Наратасты авылында яши. Уллары Зинир һәм киленнәре Рида юбилярлар белән бергә тату яшиләр. Зинир МГ Шаран ЛПИдә эшли, киленнәре Рида – район поликлиникасында шәфкать туташы. Зинира гаиләсе белән Туймазы шәһәрендә яши, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып хезмәт куя. Фәттаховларның зур гаиләсе шатлыгына, шушы көннәрдә Зинир белән Риданың уллары, юбилярларның оныгы Рөстәм хәрби хезмәтен тутырып кайтты.
- Эш, гаилә, балалар, оныклар... Яшь чагында вакыт сизелмичә, бик тиз үтеп китә. Гомер үткән саен бергә яшәүнең кадерен ныграк аңлый башлыйсың, - диләр никахта яшәүче юбилярлар, елмаеп.
Алар кече туган илләренә тугры калдылар, туган җирләрендә җаваплы һәм нәтиҗәле хезмәт куйдылар, игелеклелек һәм гаделлек үрнәгендә яхшы балалар үстерделәр, оныклары үсеп килә, оныкчыклары сөендерә.
Ирле-хатынлы Фәттаховларны алтын туйлары белән котлыйм һәм алга таба да бергә бәхетле озын гомер телим.
Л. ФӘХРЕТДИНОВА, Ямадыбаш авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: