+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
4 декабрь 2019, 13:54

Күңелле һәм кызыклы бәйрәм

Күңелле һәм кызыклы бәйрәм

Күңелле һәм кызыклы бәйрәм
Мичурин авылы “Малышок” балалар бакчасында театраль тамаша булды, анда нәни актерлар әниләренә “Теремкәй” әкиятен күрсәттеләр.
Тәрбияче Л. Н. Максимова җитәкчелегендә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре Тамерлан Вәлиуллин, Артем Имаев, Рианна Мөхәммәтдинова, Дилшат Хәйруллин, Рамазан Сәхипов һәм Дарина Мансурова рольләрен артистларча оста башкардылар, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле осталыкларын күрсәттеләр. Әзерлек һәм урта төркем тәрбияләнүчеләре әниләр турында шигырьләр сөйләделәр.
Чара ахырында һәр бала әнисенә үз куллары белән ясалган открытка бүләк итте. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте.
Әти-әниләр исеменнән Т. ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: