Мәүлид Ән-нәби – пәйгамбәребезнең туган көне
Ноябрь аенда Ямадыбаш мәктәбе ашханәсендә Мәүлид бәйрәменә багышланган мәҗлес булды. Авылыбыз мәчете имам-хатибы Мөхәммәт али хәзрәт Тимеркәев тантананы ачып, изге Мәүлид бәйрәменең мөселман дөньясы өчен әһәмиятен билгеләде, “Кешелек дөньясында Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән 124 мең пәйгамбәр булган. Ислам диненә зур өлеш керткән 25енең исем-шәрифе Коръән китабында бирелгән. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.с) - иң соңгы, заман ахыры пәйгамбәре. Ул 40 яшендә пәйгамбәрлек вазыйфасын алып, кешеләргә ислам динен өйрәтә башлый. 63 яшендә якыт дөньядан китә”, - дип сөйләде.
Хәзрәт Коръән сүрәләре, аятьләр укыды, вәгазьләр әйтте, барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде, авылдашларны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Зәйтүнә апа Габдерәкыйпова һәм Альбина апа Гайфуллина мөнәҗәт әйттеләр. Мәүлид көненә Рәсүлебезгә салават әйтергә кирәк. Һәм шунда догаларыбыз кабул булыр, бәрәкәт-уңышлар китерер. Шуңа күрә шушы мәүлидләрне без мөмкин кадәр күбрәк салават әйтеп, изге гамәлләр кылып, хәер-сәдакалар биреп уздырыйк, - дип дәвам итте чыгышын Альбина Мәснәви кызы.
Рамил Әнвәр улы Имамиевның саваплы гамәлләрен аерым билгеләп үтү кирәк. Ул шушы бәйрәмне оештыруның башлап йөрүчесе булды, корбан чалып, балалар белән берлектә уздыру ниятен белдерде. Мәктәп һәм балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре әлеге ниятне халыкка җиткереп, бу изге эшне оештырып, бергәләп матур бәйрәм ясадык. Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И. Г. Мөхәммәтов, Наратасты мәктәбе директоры И. Н. Күчмөхәммәтов үз чыгышларында Мәүлид бәйрәме һәркемнең күңеленә сафлык, иман нурлары өстәсен, дөньялар имин булсын, бер-беребезнең кадерен белеп яшик, алдагы Мәүлид бәйрәмендә күрешергә язсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.
Авыл мәдәният йорты художество җитәкчесе Дания Шәрифуллина Зәйнулла бәетен сөйләде. Әлеге чарага халык күп җыелды. Шунысы куанычлы, бәйрәм мәҗлесендә укучы балалар, яшьләр дә күп иде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң төрле ризыклардан сыгылып торган мул табын артында сый-нигъмәтләрдән, баллы чәк-чәктән авыз итеп, күңелләрендә иман нурларын арттырып, җылы хушлаштылар. Киләсе елларда да аны шушылай билгеләп торырга язсын иде, дигән изге теләктә калдылар. Әлеге күркәм гадәт бөтен авылларыбызга да таралып, мөселманнарның сагынып көтеп алган бәйрәменә әверелсен иде. Ул күңелләребезгә яктылык нурлары иңдереп, дини гыйлемнәр үзләштерү, йолаларыбызны үтәү теләгебезне арттырсын.
Л. ФӘХРЕТДИНОВА, Ямадыбаш авылы китапханәсе китапханәчесе.