Яхшы хезмәт иткәне өчен – командование бүләге
Ямадыбаш авылында яшәүче Сәлимовлар гаиләсе уллары Артур хезмәт иткән 25573 санлы мотоукчы часте хәрби батальон командирыннан Рәхмәт хаты алды, тиздән Артур үзе дә кайтып җитә.
Ватанны саклау бурычын үтәүче егетләребез белән аерата горурланырлык сәбәп бу. Артур Александрович узган елның декабрендә РФ Кораллы көчләр сафларына алынды.
“Хөрмәтле Айнур Рәлиф улы һәм Ирина Николаевна! Сезгә улыгыз Артур Александрович Сәлимов хезмәт иткән подразделение командиры яза.
Аның Хәрби присяга кабул итүенә, Ватанга намуслы һәм лаеклы хезмәт итәргә ант бирүенә 10 ай вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә Артур хәрби белемнәрне яхшы үзләштерде. Үз эшенең оста белгече булып, хәрби осталыгын камилләштерүен максатка омтылышлы дәвам итә. Хәрби әзерлек нормативларын үтәүдә яхшы һәм бик яхшы күрсәткечләргә ирешә, спорт белән актив шөгыльләнә. Нормативларын “бик яхшы” билгесенә үти.
Артур хезмәт бурычларын үтәүдә инициатива күрсәтә, каравыл һәм эчке хезмәтне яхшы үтәгәне өчен 5 тапкыр мактауга лаек булды. Сезнең улыгыз хуҗалык һәм төзекләндерү эшләрен үтәгәндә үзен хезмәт сөючән һәм тырыш хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте.
Командирларын, хезмәттәшләрен хөрмәт итә, коллективта ихтирамга лаек.
Хөрмәтле Айнур Рәлиф улы һәм Ирина Николаевна, улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен командованиедән һәм үземнең исемнән тирән рәхмәт белдерәм. Сез чын Ватан сакчысы үстердегез һәм моның белән чын мәгънәсендә горурлана аласыз.
Хөрмәт белән батальон командиры майор Р. Арсланбәков”.
Балаң турында мондый сүзләрне уку – һәр әти-әнигә зур шатлык.
Артурның әти-әнисе әлеге Рәхмәт хатын Әниләр көне алдыннан алды. Бу – күп балалы гаилә. Артур гаиләдә олы бала булганлыктан, кечкенәдән өй эшләрендә ярдәм итә башлады. Хуҗалык буенча ир-ат эше күбрәк аның өстендә булды. Ирина Николаевна улы турында яратып сөйли: “Артур кечкенәдән тыныч, акыллы булды, бәхәсләшмәде. Ул яхшы бала. Мөгаен, шуңа тормышта барысы да яхшы була торгандыр да. Мәктәпне тәмамлагач Шаран һөнәр училищесында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре алды. Аннары Яр Чаллы шәһәрендә минераль сулар заводында эшләде. Армиягә алынганчы хәрби комиссариат аны Октябрьский шәһәренә Һава десант гаскәрләре курсларына җибәрә, анда аны парашюттан сикерергә өйрәтәләр. Шул чагында ук инде ул кыюлык күрсәтә, нормативларын “бик яхшы”га тапшыра һәм күкрәк билгесе ала. Хәзерге вакытта Артур Приморье краенда кече сержант званиесендә хезмәт итә. Аның өйгә кайтырына санаулы көннәр калып бара, түземсезлек белән көтәбез”.
Әти-әнисе һәм авылдашлары Ватанның ышанычлы сакчысы белән горурлана, ә Артур Сәлимов шундыйлардан. Аның исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, әти-әнисе, туганнары һәм дуслары аны түземсезлек белән көтәләр.
Л. ФӘХРЕТДИНОВА, Ямадыбаш авылы китапханәсе китапханәчесе.