+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
6 декабрь 2019, 04:21

Өч буын вәкилләре көч сынашты

Өч буын вәкилләре көч сынашты

Өч буын вәкилләре көч сынашты
Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәгендә матур чара булып узды
Авыл социаль-мәдәни үзәге директоры Ә. Әхмәтова сәхнәгә өч буын вәкилләрен чакырды. Катнашучылар зирәклек, тизлек, җитезлек һәм тапкырлыкта көч сынаштылар.
Әлфия Хәйруллина кызы Алсу һәм оныгы Диана Харисовалар белән, Галина Усманова кызы Равилә һәм оныгы Радмила белән үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәттеләр.
Беренче конкурс – “визитка”. Конкурсантлар үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар. Дәү әниләр Әлфия һәм Галина туган колхозларында озак еллар фермада эшләгәннәр. Алсу һәм Равилә - хуҗабикәләр, күп балалы аналар. Алсу өч, ә Равилә - алты бала анасы! Диана белән Радмила мәктәптә укыйлар.
Конкурсантлар викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле халык биюләре башкардылар. Һәр конкурс “Салават күпере” балалар ансамбле башкаруындагы дәртле җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.
Харисовлар тамашачыга матур җыр бүләк иттеләр, Радмила Усманова шәрыкъ биюе башкарды. Зарина Габидуллина һәм Эвилина Миңлегафарова әниләргә багышлап җыр җырладылар.
Конкурста катнашучылар кулинар бәйгегә тәмле торт, пирог, кекслар пешереп алып килгәннәр. Тамашачылар да буш кул белән килмәде – мул чәй табыны артында бергәләп сыйландык. А. Әхмәтова һәм З. Кашафетдинова һәркемне якты йөз белән кунак итте. Авылыбыз имамы Н. Күчмөхәммәтов һәм Альфира Әхмәтова конкурста катнашучыларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кичәне музыкаль яктан Илнар Абдуллин бизәде.
Бәөйрәм чарасы барысына да ошады, алда безне мавыктыргыч һәм кызыклы күп бәйрәмнәр көтсен!
Ф. ГАРИФУЛЛИНА. Кәрәкәшле авылы.
Читайте нас: