Осталыклары һәм сәләтләре белән балкыдылар
Район мәдәният йортында Русиядә Театр елы һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган район балалар театр коллективлары конкурсының финал этабы булды
“Театраль дулкын” конкурсын Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге (директоры С. М. Хөсәенов, өстәмә белем бирү педагогы, “Вдохновение” театраль берләшмәсе җитәкчесе З. А. Царькова) оештырды.
Район мәгариф бүлеге методистлары Ф. Г. Гайфуллина, Г. Ф. Галимова, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге методисты Г. Х. Хөснуллина һәм өстәмә белем бирү педагогы З. А. Царькова составындагы жюри быелгы язда белем бирү учреждениеләрендә булдылар, анда театр коллективлары постановкаларын карадылар. Һәм хәзер иң яхшы коллективлар район мәдәният йорты сәхнәсендә постановкаларыннан өзекләр белән чыгыш ясадылар.
Шунысы куанычлы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар инде сәхнә, музыкаль һәм бию осталыкларын күрсәтәләр, үзләрен ышанычлы тоталар, сөйләм телләре үсешкән. Постановкалар өчен рус һәм совет драматурглары, башкорт авторларының әдәби әсәрләре алынды. Театр коллективлары җитәкчеләре яшь актерлар, төрле төсләрдәге чагу костюмнар, декорацияләр, тавыш эффектлары һәм музыка әзерләү буенча зур эш башкардылар. Укучылары театраль постановкаларда катнашкан башлангыч, урта сыйныф укытучылары да күп көч салдылар. Җырлар яңгырады, биюләр башкардылар, актерлар үз рольләрен оста уйнадылар.
Әйтергә кирәк, Чалмалы мәктәбе укучылары (укытучы Г. Ш. Миңлевәлиева, М. Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча) башкорт телендә чыгыш ясады, Базгыя мәктәбе театр коллективы якташыбыз Ибраһим Абдуллин пьесасыннан өзек күрсәтте, Яңа Юмаш мәктәбе яшь театраллары (укытучы Г. Г. Якупова) тамашачыны матур костюмнары белән генә түгел, ә чувашча яхшы сөйләмнәре белән дә сөендерделәр.
Театраль постановкалар мозаикасы стиле, жанры, әсәр сайланышы, артистлар уены, әсәрнең төп идеясен ачу, музыкаль бизәлеш буенча төрле иде, шуңа күрә район конкурсының финал этабы тамашачысына кызыклы булды.
Антракт вакытында район мәдәният йорты фойесында 2 санлы Шаран мәктәбе укучылары (укытучы А. М. Закирова) “Җәнлекләр ничек итеп спорт белән дуслаштылар” курчак театры күрсәттеләр.
Финалчыларның барлык чыгышларын караганнан соң төрле номинацияләрдә район конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.
“Иҗат фантазиясе һәм оригинальлек” номинациясендә Наратасты мәктәбе театр коллективы җиңде (җитәкчесе З. А. Ласточкина). “Спектакльнең музыкаль чишелеше” номинациясендә М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе театр коллективы (җитәкчесе Т. Г. Петрова) иң яхшы дип табылды. “Художество тәэсирлелеге” номинациясендә Три Ключа мәктәбе театр коллективы (җитәкчесе О. А. Григорьева) җиңү яулады. 2 санлы Шаран мәктәбе коллективы иң яхшы курчак театры дип танылды. “Осталык һәм теманы чагылдыру” номинациясендә Чалмалы мәктәбе театр коллективы (җитәкчесе Г. Ш. Миңлевәлиева) аерылып торды. “Иң яхшы театраль костюм” номинациясендә Яңа Юмаш театр коллективына (җитәкчесе Г. Г. Якупова) тиңнәр булмады. “Спектакльнең музыкаль бизәлеше” номинациясендә 1 санлы Шаран мәктәбе театр коллективы (җитәкче Р. Х. Моратова, А. Р. Сәлимова) яхшы дип табылды. Түбән Ташлы мәктәбе яшь театраллары “Иҗади якын килү” номинациясендә аерылып тордылар (җитәкчесе И. Р. Баһаветдинова).
Мәктәпләр арасында түбәндәге театр коллективлары призлы урыннарны алдылар: 3 урын – А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе (җитәкчесе А. В. Федорова һәм А. А. Игнатьева) һәм Акбарыс мәктәбе (җитәкчесе З. Б. Илхуҗина), 2 урын – 2 санлы Шаран мәктәбе (М. Т. Танылбаева) һәм Яңа Юмаш мәктәбе (Г. Г. Якупова).
1 урынны Базгыя мәктәбе (Г. Г. Гәрәева) һәм И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе (З. Ф. Гафарова) театр коллективлары алды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Шаран авылы “Радуга” балалар бакчасы (музыка җитәкчесе Л. Х. Исмәгыйлева), Шаран авылы “Теремок” балалар бакчасы (музыка җитәкчесе Г. Р. Сәлихова) театр коллективлары 2 урынны алдылар, 1 урында – Наратасты авылы “Сказка” балалар бакчасы (музыка җитәкчесе Г. Д. Кадыйрова һәм җитәкче Л. М. Галимова).
Шаран авылы “Батыр” балалар бакчасы район балалар театр коллективлары конкурсында гран-при яулады, алар башкорт җире яралуы турында халык эпосын күрсәттеләр (җитәкчесе Г. Р. Гаязова).
Барлык призерлар дипломнар һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Шулай итеп, балалар театр коллективлары район конкурсы финалы сәхнәсендә милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр күп төрлелеге, әдәби әсәрләрнең балалар аудиториясенә ярашуы, декорацияләр һәм костюмнарның дөрес сайланышы, яшь артистларның башкару сәнгате бергә кушылып, уңышка китерде.