Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең чиксез яшәү шатлыгы
Айдар һәм Инна Таҗетдиновлар – тормышны сөю һәм көчле рух үрнәге
Безнең арабызда язмышларында чыдамлык һәм батырлык таләп иткән зур сынаулар кичерергә туры килгән кыю, көчле рухлы, сынмас ихтыярлы кешеләр бар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр еш кына, авырлыкларга карамастан, тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә өйрәнәләр һәм гади кешеләр арасында үз урыннарын табып кына калмыйча, яшәүнең һәр мизгеленә шатланалар, яраталар һәм кадерен беләләр. Шаран авылында яшәүче Айдар һәм Инна Таҗетдиновлар гаиләсе шундыйлардан.
Инна Таҗетдинова – I группа инвалид. Табиблар туганда ук аңа балалар церебраль параличы диагнозы куялар һәм бала йөри алмастыр, диләр. Әмма Иннага хәзер 42 яшь, ул актив тормыш рәвеше алып бара, аралашуның беренче минутларыннан ук әлеге сөйкемле, мөлаем ханым оптимизмы һәм энергиясе белән сокландыра.
- Әти-әнием – Альберт һәм Людмила Әбакировлар – минем башкалар кебек яши алуым өчен бөтен көчләрен салдылар. Алар миңа яхшы физик реабилитация алу мөмкинлеге бирделәр, мин бөтен балачагымны диярлек шифаханәләрдә үткәрдем, анда мине аякка бастырдылар, шуңа күрә хәзер рәхәтләнеп хәрәкәт итәм, - дип сөйли Инна, әти-әниләренә рәхмәт белән.
Ул дүртенче сыйныфка кадәр Уфа шәһәрендә махсус интернат-мәктәптә укый, ә калган сыйныфларны 1 санлы Шаран мәктәбендә тәмамлый. Мәктәп елларын – сыйныф җитәкчеләре һәм сыйныфташларын Инна җылы искә ала. Эльза Нурмөхәммәтова һәм Ирина Аллаярова белән әле дә аралашып яши. Мәктәптән соң Инна Туймазы шәһәрендә электрон хисаплау машинасы операторы курсларын тәмамлый, 5 ел Шаран авылында статистика бүлегендә инженер-программист булып эшли. Һәм Инна шул вакытта Айдар белән таныша да инде. Ул 1967 елда Шаран авылында Җәмгытдин һәм Зилә Таҗетдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. Айдарга 15 яшь тулгач зур бәла була – коенган вакытта суга сикерә. Су коену бик аяныч тәмамлана – Айдар һәлакәтле җәрәхәт ала. 3 айга якын яшәү белән үлем арасында була, балалар табибы Зөлхая Шәюлдан кызы Хәйретдинова вакытында дөрес диагноз куеп, коткарып кала. Шуннан бирле Айдар II группа инвалид.
Айдар 17 ел район гәзите типографиясендә печатник булып эшли. Ул һәрвакыт эш сөючәнлеге һәм эшенә җаваплы каравы белән аерылып тора.
Статистика бүлегендә эшләгәндә Инна типографиядә статистика отчетларына бланкларга заказлар ясый, көләч йөзле Айдарны шунда күрә дә инде. Инна аны бер күрүдән үк ошата, һәм, кыенсынып тормыйча, инициативаны үз кулына алып, Айдарга өй телефоны номеры язылган дәфтәрен калдыра. Һәм Айдар шалтырата! Алар ел ярым аралашып йөриләр, бер-берсе белән якыннанрак танышалар.
Һәм менә 12 ел инде Айдар һәм Инна – бәхетле гаилә. Бергә яши башлауларыннан ук аларны язмышларында зур сынау көтә - 2008 елда, өйләнешүләренә бер елдан соң, Катя – Иннаның беренче никахындагы кызы вафат була. Әнисе һәм якыннарының кайгысын сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел. Үзара аңлашу, мәхәббәт һәм бер-берсе турында хәстәрлек Инна белән Айдарга әлеге кайгыны кичерергә ярдәм итә. “Катя һәрвакыт сеңелкәш яки энекәш бүләк итүне үтенә иде”, - дип искә ала Инна, күз яшьләре белән. Әмма, кызганычка каршы, Катяга әнисе һәм сеңлесенең елмаюларын күрү язмаган була. 2010 елда Инна белән Айдарның кызлары Ирина туа. Ирина – уку алдынгысы, 5 яшеннән музыка мәктәбенә йөри.
Хәзер алар Шаран авылында Айдарның әнисе Зилә Латыйпова белән бергә уңайлы фатирда яшиләр. Алар күңелсезләнеп утырмыйлар, эшсез торырга күнекмәгән һәм читтән ярдәм көтеп ятмыйлар. Тавыклар, йорт куяннары асрыйлар, бройлерлар үстерәләр, йорт яны бакчасында үзләрен яшелчәләр белән тәэмин итәләр. Боларның һәммәсен дә Айдар башкара, Иннага өй эшләрендә дә ярдәм итәргә өлгерә. Инна – яхшы хуҗабикә, тәмле ризыклар пешерә, буш вакытларында ыргак белән бәйли, рәсем ясый.
Таҗетдиновлар гаиләсе күп район чараларында катнашалар. Аларны еш очратыргы мөмкин, Шаран урамнарында саф һава сулап йөрергә яраталар, Айдар Иннаны бик кадерләп кенә йөртә, авыр сумкаларны һәрвакыт үзе күтәрә.
Алар елга ике тапкыр урындагы дәваханәдә дәваланып чыгалар. Һәм бу дөрес, чөнки өйләренең шатлыгы, яшәү яме булган кызлары Ирина үсеп килә. Алар гаилә белән сәяхәт итәргә яраталар - Анапада, Азов диңгезендә ял иткәннәр.
Боларның һәммәсендә дә Иннаның әти-әнисе һәм Айдарның әнисе – Зилә Латыйпованың һәрьяклы ярдәмен тоялар.
Айдар белән Инна Таҗетдиновлар – көчле рухлы, бернигә дә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кешеләр. Алар – тулы кыйммәтле яшәү өчен сәламәтлек проблемалары комачаулык итмәүнең туры дәлиле. Мондый кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора алалар.
Таҗетдиновлар гаиләсе әти-әниләре белән.
Айдар һәм Инна кызлары Ирина белән.
Фото гаилә альбомыннан алынды.