+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 декабрь 2019, 17:09

Изге нурлы бәйрәм

Изге нурлы бәйрәм

Изге нурлы бәйрәм
Чалмалы авыл мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме булды. Мәүлид – Мөхәммәт (с.г.в.с.) пәйгамбәрнең туган көне – мөселман календаре буенча рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә билгеләнә. Изге Мәүлид кичәләрендә мөселманнар шатлыкларын белдерәләр, пәйгамбәребезгә салават әйтәләр, мөнәҗәтләр укыйлар.
Авыл мәдәният йортында үткән мәүлид бәйрәменә 50дән артык кеше җыелды. Чараны алып баручы Зинфира Шәвәлиева барчабызны да бәйрәм белән тәбрик итте һәм беренче сүзне Ринат хәзрәткә бирде. Ул башта Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы турында җентекле сөйләде. Аннары моңлы көр тавышы белән Коръән сүрәләре укып ишеттерде. Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И. Г. Мөхәммәтов авыл халкын бәйрәм белән котлады. Чалмалы авылы имам-хатыйбы Н. Ф. Фәррахов та мәүлид бәйрәме белән тәбрик итте, авыл халкын җомга намазына йөрергә чакырды.
Чалмалы авылының почетлы гражданы, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән педагогик хезмәт ветераны Ә. Ш. Гыйниятова әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Мөхәммәтова Вәсилә апа “Сак-Сок” бәетен көйләп укыды. Чалмалы мәктәбе укучылары (укытучы Н. Ф. Әхмәдиева) төрле мөнәҗәтләрне яттан сөйләделәр. Ямадыбаш авылыннан килгән кунак Зәйтүнә апа Габдерәкыйпова да мөнәҗәт әйтте.
Аннары барыбыз да мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артында сөйләшеп утырдык, мәдәният хезмәткәрләре кунакчыллык күрсәттеләр. Нурислам хәзрәт Сәгъдиев Коръән аятьләре укыды. Бәйрәмнән барысы да бик канәгать булып, шатланышып таралыштылар.
З. ХАННАНОВА. Чалмалы авылы.
Читайте нас: