+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 декабрь 2019, 17:18

Прокурор таләбе буенча тыелган мәгълүматлы интернет ресурсы блоклаштырылды

Прокурор таләбе буенча тыелган мәгълүматлы интернет ресурсы блоклаштырылды

Прокурор таләбе буенча тыелган мәгълүматлы интернет ресурсы блоклаштырылды
Шаран районы прокуратурасы “Интернет” челтәре мониторингы барышында белем турында аттестатлар һәм дипломнар, Русия Федерациясе гражданы паспортлары сату турында мәгълүмат урнаштырылган 10 сайтны ачыклады. Сайтларга керү ирекле була, ресурсларның эчтәлеге белән интернеттан файдаланучы һәркем таныша ала.
Сайтларда белем һәм гражданлык турында документлар сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштырылган була, бу интернет челтәреннән файдаланучыны ялгыш фикергә китерә.
Гамәлдәге законда, белем турында аттестатлар һәм дипломнар, шулай ук Русия Федерациясе гражданы паспорты булган рәсми документлар ясаган, саткан һәм сатып алган өчен, административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнгән. Административ яки җинаять җаваплылыгы каралган мәгълүмат тарату тыела.
Район прокуратурасы гражданнарның күрсәтелгән сайтларга керүенә юл куймау максатларында судка Русия Федерациясе территориясендә тарату тыелган әлеге мәгълүматны тану турында административ дәгъва гаризасы җибәрде.
Прокуратура таләпләре суд тарафыннан тулы күләмдә канәгатьләндерелде.
Хәзерге вакытта тыелган мәгълүматлы ресурсларга керү блоклаштырылган.
А. ЙОСЫПОВ, район прокуроры, юстиция советнигы.
Читайте нас: