-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 декабрь 2019, 17:26

“Резиналы” фатирда сигез кеше теркәлгән

“Резиналы” фатирда сигез кеше теркәлгән

“Резиналы” фатирда сигез кеше теркәлгән
Шаран районы прокуратурасы миграция законнары үтәлүенә тикшерү үткәрде
Миграция исәбенә фиктив бастыру Үзбәкстан Республикасы гражданнарына Русиядә яшәүләрен рәсмиләштерүгә ярдәм итә.
44 яшьлек урындагы яшәүче, шәхси теплица хуҗалыгына ия булган танышының үтенече буенча, Үзбәкстан Республикасының сигез гражданын үзенең яшәү урыны буенча теркәгән булуы ачыкланды. Чынлыкта мигрантлар документларда күрсәтелгән адрес буенча яшәргә җыенмаган булалар.
Тикшерү чаралары барышында чит ил гражданнарының урындагы эшкуар теплицасында эшләүләре һәм яшәүләре, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүләре ачыкланды.
Район прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү оештырды, аның нәтиҗәләре буенча “резиналы фатир” хуҗасына карата РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсе буенча (Русия Федерациясендә чит ил гражданын тору урыны буенча торак бинада фиктив исәпкә бастыру) җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре прокуратура контролендә тора.
А. ЙОСЫПОВ, район прокуроры, юстиция советнигы.
Читайте нас: