+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 декабрь 2019, 17:38

Ялган документ өчен – иректән мәхрүм итү

Ялган документ өчен – иректән мәхрүм итү

Ялган документ өчен – иректән мәхрүм итү
Шаран районы прокуратурасы җинаять-үтәтү законнары үтәлешен тикшерде
Урындагы гражданның Шаран районында җинаять-үтәтү инспекциясе филиалында исәптә торуы ачыкланды, ул Туймазы районара суды тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе, 2 өлеше, “а” пункты, 150 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепләнә һәм сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә, җинаять-үтәтү инспекциясенә һәр айда килеп теркәлергә һәм рәсми рәвештә эшкә урнашырга тиеш була.
Шуның белән бергә, гаепләнүче җәза билгеләнгәннән соң эшкә урнашмый, ә агымдагы елның май аенда җинаять-үтәтү инспекциясенә теркәлергә килми. Алга таба ул, билгеләнгән җәзаны үтәү тәртибен бозуга юл куймау максаты белән, инспекциягә хезмәт килешүе һәм белешмә китерә, анда аның Октябрьский шәһәрендә “Росгосстрах” җәмгыяте Иминият компаниясендә консультант вазыйфасында эшкә урнашуы һәм теркәлү өчен билгеләнгән көндә оешмада хезмәт бурычларын үтәве күрсәтелә.
Чынлыкта исә, күрсәтелгән хезмәт килешүе һәм белешмә фиктив булып чыга, имеш, әлеге документларны “Росгосстрах” җәмгыяте иминият компаниясенең 2018 елның җәендә үк эшчәнлеген туктаткан Октябрьский шәһәрендәге структур бүлекчәсе вазыйфалы затлары биргән.
Әлеге факт буенча район прокуратурасы тикшерү оештырды, аның нәтиҗәләре буенча гаепләнүчегә карата РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе 3 өлеше буенча (ялган документ өчен) җинаять эше кузгатылды.
Гаепләнүчегә Шаран районы буенча мировой суд карары белән 8 айга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза бирелде
А. ЙОСЫПОВ, район прокуроры, юстиция советнигы.
Читайте нас: