+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
12 декабрь 2019, 17:20

«Шаран киңлекләре» республика семинарында үрнәк итеп күрсәтелде

«Шаран киңлекләре» республика семинарында үрнәк итеп күрсәтелде

«Шаран киңлекләре» республика семинарында үрнәк итеп күрсәтелде
Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыгучы гәзит-журнал мөхәррирләренең “Хәзерге милли матбугат чараларының тел һәм стиль ягыннан үзгәреш тенденцияләре” дип аталган гамәли семинары узды.
Сүз, нигездә, татар телендә нәшер ителүче район гәзитләренең эчтәлеге, теле, Интернетта эшләү рәвеше турында барды. Билгеле, аларның хәле бер үк төрле түгел. Мәсәлән, Аскын районының «Ышаныч», Чишмә районының «Чишмә», Илеш районының «Маяк» гәзитләре – атнага ике тапкыр; Шаран районының «Шаран киңлекләре», Федоровка районының «Ашкадар таңнары», Краснокама районының «Кама таңнары», Октябрьский каласының «Туган як» гәзитләре – атнага бер тапкыр; Бәләбәй районының «Бәләбәй хәбәрләре» гәзите ике атнага бер тапкыр нәшер ителә.


Семинарда сүз гәзитләрне укымлы итү юллары, аларның эчтәлеген камилләштерү, матбугат битләрендә көнүзәк информация белән бергә мәңгелек кыйммәтләр – әдәбият, сәнгать темаларына кагылышлы язмаларны бирү мөһимлеге турында да барды. Башкортстанның Октябрьский каласының «Туган як», Шаран районының «Шаран киңлекләре» гәзитләре бу яктан үрнәк булып тора. Шул ук вакытта район гәзитләре мөхәррирләре арасында аерым район җитәкчеләренең әдәбиятка тискәре мөнәсәбәтенә зарланучылар да булды. Кайчак төбәк җитәкчеләре шигырь-хикәя басуны турыдан-туры тыюга кадәр барып җитә икән.
Читайте нас: