+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
20 декабрь 2019, 13:23

Якташыбызның үлмәс батырлыгы

Дмитриева Поляна авылында Советлар Союзы Герое Д. Д. Кармишинга багышланган чара үтте

Дмитриева Поляна авылында Советлар Союзы Герое Д. Д. Кармишинга багышланган чара үтте
Дмитрий Дмитриевич Кармишин – совет гаскәрләренең Көньяк группасы 880нче гвардия бомбардировка авиаполкы эскадрилья штурманы, Советлар Союзы Герое. Ул 1926 елның 4 ноябрендә Шаран районы Залесовка авылында дөньяга килә. 9 сыйныфны һәм Уфа тимер юл техникумының 1 курсын тәмамлый.
1943 елда Шаран районы хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1948 елда Ырынбур хәрби авиация штурманнары училищесын тәмамлый, һәм авиация истребитель звеносы штурманы итеп билгеләнә. 1952 елда Кармишин Венгриягә, совет гаскәрләренең Көньяк группасы бомбардировка авиация полкына җибәрелә.
880нче бомбардировка авиация полкы штурманы гвардия капитаны Кармишин 1956 елның көзендә совет гаскәрләре составында “контрреволюцион фетнәне басу” дип исемләнгән венгрия вакыйгаларында катнаша.
1956 елның 7 ноябрендә Дмитрий Дмитриевич Ил-28 бомбардировщигы экипажы составында (командиры – гвардия капитаны А. А. Бобровский, радист – гвардия өлкән лейтенанты В. Е. Ярцев) хәрби заводларны аэрофотога төшерү заданиесен үти. Куелган бурычны намус белән үтәп һәм тикшерүләрне штабка тапшырып, очучылар аэродромнарына кайтканда Чепель утравы районында зенит уты астында калалар. Самолет атып төшерелә, экипаж, хәрби бурычларын ахырга кадәр үтәп, һәлак була. Дмитрий Кармишинга нибары 30 яшь була.
Летчик-гвардеецларның гәүдәләрен Советлар Союзына алып чыгалар һәм Львов шәһәре Лычаковск зиратына җирлиләр.
СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 18 декабрендәге Указы белән, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен, экипажның барлык әгъзаларына һәм, гвардия капитаны Дмитрий Дмитриевич Кармишинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Д. Кармишин Ленин ордены, Светлар Союзы Герое “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә.
Якташыбыз батырлыгын туган якларыбызда онытмыйлар. Дмитриева Поляна мәктәбендә “1932 – 1939 елларда монда Советлар Союзы Герое Д. Д. Кармишин укыган” дип язылган мемориаль такта бар. Үз вакытында Д. Кармишин яшәгән Преображенка авылында мемориаль такта ачылды, анда “Бу йортта 1928 – 1944 елларда Советлар Союзы Герое Д. Д. Кармишин яшәгән”, дигән сүзләр язылган. Пионер оешмасы да герой исемен йөртә.
Дмитриева Поляна һәм Шаран авылларында Дмитрий Кармишин урамнары бар.
Советлар Союзы Героеның тууына 90 яшь тулу уңаеннан Дмитриева Поляна мәктәбендә Д. Кармишин истәлегенә митинг үткәрелде. Мәктәптә “Эзтабарлар” музее бар, анда Д. Кармишин турында материаллар, фотографияләр һәм хатлар, аның турында мәкаләләр саклана. Музей материалларын тарих укытучысы В. В. Васильева җыя. Хәзер бу эшне башлангыч мәктәп мөдире М. М. Филипова дәвам иттерә. Һәр елны көз көне мәктәп укучылары Преображенка авылына Димкин чишмәсенә экскурсиягә баралар, яз айларында чишмәне чүп-чарлардан чистарталар, балаларга батырлык дәресләре үткәрелә.
Авыл китапханәсендә дә тематик чаралар үткәрелә, Д. Д. Кармишин тормышы һәм батырлыгы турында стенд, папка бар.
Шушы көннәрдә Дмитриева Поляна мәктәбендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Д. Д. Кармишинга багышланган чираттагы чара булып үтте. Аны авыл китапханәсе китапханәчесе Р. Вәлиева үткәрде. Аннары Марина Михайловна Филипова чыгыш ясады. Әнисә Миргасим кызы Киреева укучыларны геройдан үрнәк алырга өндәде, яхшы укуларын теләде. Д. Д. Кармишин исеме халык күңелендә мәңге сакланачак. Без аны онытмыйбыз һәм данлыклы батырлыгы белән горурланабыз.
Р. ВӘЛИЕВА, Дмитриева Поляна авыл китапханәсе китапханәчесе.
Чарада катнашучылар.
Мәктәп музеенда.
Читайте нас: