+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 16:04

Яңа ел тормышыбызга бәхетле ел булып керсен!

1 санлы Шаран мәктәбе интернатында да яңа ел кичәсе әзерләделәр.

Яңа ел күпләрнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Аны һәркем дулкынланып көтә, ул яхшырак, уңышлырак, бәхетлерәк булыр, дип өмет итә.
Берәүгә дә сер түгел, мәктәп укучылары өчен ул аеруча көтеп алган бәйрәм. Чөнки алар өчен Яңа ел – ул кышкы каникуллар гына түгел, ә һәртөрле күңел ачулар, конкурслар, сюрпризлар, бүләкләр дә әле.
1 санлы Шаран мәктәбе интернатында да яңа ел кичәсе әзерләделәр. Бәйрәм Убырлы карчык (5 “в” сыйныф укучысы Алан Муллагалиев) белән Шүрәле (3 “а” сыйныф укучысы Карина Муллагалиева) катнашуындагы тамашадан башланды. Һәм, әлбәттә, Кыш бабай (11 “в” сыйныф укучысы Максим Мадияров) һәм Карсылудан (11 “б” сыйныф укучысы Анастасия Максимова) башка нинди яңа ел булсын ди!
Алар балаларны котладылар һәм конфетлар белән сыйладылар. Чара бик матур үтте. Җырлар, шаярулар күп булды. Төрле конкурслар үткәрделәр. Балалар яңа ел чыршысы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Чарада катнашучыларның һәркайсы үзләренең рольләрен оста башкардылар. Актив катнашучылар, шулай ук бүлмәләрне матур бизәгән укучылар бүләкләр алдылар. Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтте.
Тәрбиячеләребез И. А. Никитинага һәм В. Т. Лаптевага, шулай ук бәйрәм төшке ашы әзерләгәннәре өчен О. И. Таңсаринага һәм Ф. М. Фәйзуллинага зур рәхмәт белдерәбез.
Яңа ел тормышыбызга бәхетле ел булып килсен. Якты хыялларыбыз, планнарыбыз тормышка ашсын!
Полина МИҢЛЕКӘЕВА, 1 санлы Шаран мәктәбе 11 “б” сыйныф укучысы.
Чарада катнашучылар.
Читайте нас: