+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 16:07

Яңа елда театраль тамаша белән чыгыш ясадылар

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенең театр берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (җитәкчесе З. Ә. Царькова) әти-әниләренә, туганнарына яңа ел тамашасы бүләк иттеләр

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенең театр берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (җитәкчесе З. Ә. Царькова) әти-әниләренә, туганнарына яңа ел тамашасы бүләк иттеләр
“Новый год для маленькой Бабы-Яги” пьесасы буенча әлеге тамашаны 1 санлы Шаран мәктәбе 5 “в” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Н. Н. Галләмова) белән 7 сыйныф укучылары әзерләде. Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге педагогы А. Н. Третьяков әкиятне музыкаль яктан бизәде.
Сәхнәне бизәүдә күбрәк кыш төсенә, ак төсләргә өстенлек бирелгән иде, геройларның костюмнары үзләренең образларына ярашлы чагу һәм матур булды. Тамашачыларга – әтиләр һәм әниләргә 7 “в” сыйныфыннан Айсылу Мәгъзәнова (Кощей кызы), Самира Ибәтуллина (Шүрәле кызы), Екатерина Зверева (Убырлы карчык), 7 “г” сыйныфыннан Динар Латыйпов (Кыш бабай) аеруча ошады, алар рольләрен оста башкардылар. Шулай ук Зарина Хафизова (Карсылу), Настя Тимербаева белән Ксения Лобастева (Бичуралар), Камилла Әхмәтшина да (Тиенкәй) яхшы уйнадылар. Әкият геройларының бию флешмобы тамашага позитивлык өстәде. Шунысы яхшы, әкиятләрдә һәрвакыт яхшылык җиңә – Кыш бабайның изге тылсымын җиңә алырдай көч юк бу дөньяда! Һәм әлеге әкияттә дә Кыш бабай бәйрәмгә вакытында килде, ә үзсүзле, киребеткән Кощей кызы кирәген алды.
Яшь театраллар чыгышы алдыннан Зилә Әгъләметдин кызы: “Бу - театраль берләшмәдә уку елы башыннан шөгыльләнүче тәрбияләнүчеләр чыгышы. Алар остарып киләләр, кыюрак, тәвәккәлрәк була баралар. Театр берләшмәсенә йөрү – аларның укуларында зур ярдәм, чөнки күп тапкырлар кабатларга, сүзләр ятларга туры килә, аларның хәтерләре, җаваплылык һәм кыюлыклары арта. 5 “в” сыйныф укучылары – бик дус һәм җаваплы балалар. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган сыйныф җитәкчесе Нурия Нурлаян кызына зур рәхмәт белдерәм”, - диде.
Тамашаны карарга килгән әти-әниләр балаларының чыгышын карап сөенделәр, шатлыктан йөзләре балкыды. Алда яшь театралларны тәҗрибәле педагог З. Ә. Царькова җитәкчелегендә яңа рольләр, яңа тамашалар көтә. Мәңгелек әкият хөкем сөргән тылсымлы театр дөньясы аларны үз сәхнәсенә кабул итсен.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Тамашадан күренешләр.
Автор фотосы.
Читайте нас: