+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 16:12

Яхшы эшләгәннәре өчен – эш автомобильләре

Чалмалы авылында әһәмиятле вакыйга булды – шәхси эшкуар Рафаил Мусин хуҗалык белгечләренә яңа “Нива” автомобильләре ачкычларын тапшырды.

“Р. Х. Мусин” КФХ Яңа, 2020 елны авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт уңышлары белән каршы алды
Чалмалы авылында әһәмиятле вакыйга булды – шәхси эшкуар Рафаил Мусин хуҗалык белгечләренә яңа “Нива” автомобильләре ачкычларын тапшырды. Гараж мөдире Нуриман Фәррахов, агроном Фирдәвис Зарипов, ферма мөдире Рәшит Мусин хәзер уңайлырак шартларда эшләячәкләр.
Рафаил Хәтип улы карарын аңлатып, болай диде:
- Быелгы ел безнең фермер хуҗалыгы өчен яхшы ел булды. Уңышны үз көчләребез белән генә җыеп алдык. Шикәр чөгендере уңышы аеруча шатландырды. Татлы тамырны вакытында җыеп ала һәм шикәр заводына тапшыра алдык. Һәр гектардан 500 центнердан артыграк уңыш җыеп алдык – бу безнең хуҗалык тарихында беренче тапкыр. Чөгендер үстерүче механизаторлар Алексей Гәрәев һәм Әдис Арслановның яхшы эшләүләрен билгеләп үтәм.
Икенче техник культура – җитен – шулай ук сынатмады. Әлеге майлы культура орлыклары кулланучыларда зур ихтыяҗ белән файдаланыла. Хуҗалык складларына киләсе елга орлыклар, фураж фонды тулы күләмдә салынды.
Терлекчелектә дә эшләр яхшы гына бара. 95 баш савым сыеры бар, кышкы чорда тотрыклы савым алу хуҗалык финансын тулыландыру чыганагы булып тора. Савымчылар Әлфия Якупова һәм Марина Танылбаева тырышып эшлиләр.
Һәр елны яңа техника сатып алабыз. Авыл хуҗалыгы машиналары паркы барлык агротехник чараларны һәм урып-җыю эшләрен үз көчләребез белән үткәрергә мөмкинлек бирә. Комбайннар, тракторлар, тагылма агрегатлар заман таләпләренә җавап бирәләр.
Ел нәтиҗәләре буенча “Р. Х. Мусин” КФХ Башкортстан Республикасының иң яхшы чөгендер үстерүче хуҗалыгы булып танылды һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Альберт Минлин болай дип билгеләп ўтте:
- Әлеге вакыйганың - белгечләргә эш машиналары ачкычларын тапшыру – соңгы елларда Шаран районында булганы юк. Хуҗалык җитәкчеләре, КФХ башлыклары гадәттә тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алырга тырышалар, бу бик дөрес, чөнки башта басуларда, фермаларда эшләргә техника кирәк. Рафаил Хәтип улы предприятиесе тотрыклы үсә, һәм монда эш транспорты сатып алу мөмкинлеге дә бар. Гомумән, әлеге чара – район, башка эшкуарлар өчен матур билге.
Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ирнис Мөхәммәтов хуҗалык белгечләренең үз эшләренә җитәкче ягыннан игътибарын тоеп, икеләтә энергия белән эшләрләр, дигән ышаныч белдерде.
Чалмалы авылы мәчете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Рафаил Мусинга хуҗалыкны саклап калганы, аны уңышлы үстерүе өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Басуларда тракторлар, комбайннар гөрләп эшли – авыл кешесенең күңеле шат. Димәк, тормыш дәвам итә, кешеләрнең кәефе яхшы”.
Әйе, хәзер “Р. Х. Мусин” КФХ белгечләренә агротехник бурычларны үтәү процессында килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү, фермага, басуга һәм гаражга тизрәк килеп җитү яңа машина руле артында күпкә уңайлырак булачак.
Рафаил Хәтип улы басу, ферма хезмәтчәннәрен, фермерларны, Шаран районының барлык халкын Яңа ел белән тәбрикли һәм һава торышының имин, үзгәрешләрнең – күңелле, яңалыкларның – яхшы һәм перспективаларының позитив булуын, барысына да бәхет һәм сәламәтлек тели!
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Р. Мусин фотосы.
Читайте нас: