+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
28 гыйнвар 2020, 13:00

Кешеләр хакына хезмәттә

Базгыя авылында яшәүче Д. Г. Афанасьевага 80 яшь тулды

Базгыя авылында яшәүче Д. Г. Афанасьевага 80 яшь тулды
Динара Григорьевна Базгыя авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1946 елда авылдагы җиде еллык мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә бик яхшы укый, югары белем алырга теләге зур була. Урта белем алу өчен Шаран мәктәбендә укуын дәвам итә, анда ике ел укыганнан соң, туган мәктәбенә кайта һәм, инде Базгыя урта мәктәбендә, 9-10 сыйныфларны уңышлы тәмамлый. Шуннан соң ук хезмәт эшчәнлеген дә башлый. Ул елларда авыл мәктәпләрендә укытучылар җитмәгәнлектән, Шаран районы халык мәгарифе бүлеге Динара Григорьевнаны Акбарыс мәктәбенә 5 – 10 сыйныфларда немец теле укытучысы итеп тәгаенли. Анда ике ел эшләгәннән соң, 1959 елда, имтиханнар тапшырып, Башкорт дәүләт университеты тарих-филология факультетының көндезге бүлегенә укырга керә. Вузда укуын тәмамлагач, Зирекле мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр. 1965 елда Туймазы районы Күзәй мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Ә 1966 елда Динара Григорьевна туган мәктәбенә кайта, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвен дәвам иттерә.
1969 елда Динара Григорьевнаның тормышында мөһим вакыйга була, ул Нургали Кашапов белән гаилә кора. Ул чагында Н. Кашапов Базгыя авылы мәдәният йортында киномеханик булып эшли. Гаиләдә кызлары Зөлфияне тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Нургали якты дөньяны бик иртә калдырып китә.
Зөлфия Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. Кулына диплом алып, хезмәт эшчәнлеген Егоров исемендәге колхозда кадрлар бүлеге мөдире буларак башлый. Хәзерге вакытта Базгыя авыл Советы авыл биләмәсендә эшләр идарәчесе булып эшли.
1975 елда Динара Григорьевнаны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар, һәм ул Базгыя авыл Советы рәисе итеп сайлана. Әлеге вазыйфада ике чакырылыш эшли. Ул авыл Советы рәисе булып эшләгән чорда авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү буенча шактый зур эшләр башкарыла. Авыл халкы йортларының салам түбәләре шифер һәм калай түбәләргә алыштырыла, фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзелә, Базгыя һәм Яңа Тамьян авылы зиратлары тәртипкә китерелә. Авыл уртасындагы зур чокырга каршы көрәшкә күп көч куялар һәм башка күп эшләр эшләнә.
Узган гасырның 80нче елларында Д. Афанасьева янәдән мәктәпкә кайта, педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Һәм 1995 елда лаеклы ялга туктый.
Күптән түгел Динара Григорьевнага 80 яшь тулды. Аның кунакчыл йортына күп туганнары, дуслары, элекке укучылары җыелдылар. Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Г. Гришукова, мәктәп профсоюзы вәкиле А. Прокопьева, авыл старостасы В. Евграфов юбилярга җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Элекке укучысы Равил Шәфыйков музыкаль бүләк белән чыгыш ясады.
Ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез Сезгә, Динара Григорьевна!
Г. ГРИШУКОВА. Базгыя авылы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: