+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
7 февраль 2020, 18:41

Гади эшчедән әйдәүче инженерга кадәр данлы юл

Базгыя авылында туып-үскән Р. С. Сергеев 60 яшьлек юбилеен билгелиРиф Сильвестрович Сергеев 1960 елда Шаран районы Базгыя авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Ике югары белемгә ия булган әтисе Сильвестр Яковлевич мәктәптә укыта, әнисе Фәүзия Минһаҗетдинова немец теле укыта. Балалар (Рифнең тагын кыз туганы һәм ике абыйсы була) еш кына өйдә үзләре генә булалар, үз-үзләрен кайгыртырга өйрәнеп үсәләр.

Базгыя авылында туып-үскән Р. С. Сергеев 60 яшьлек юбилеен билгели
Риф Сильвестрович Сергеев 1960 елда Шаран районы Базгыя авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Ике югары белемгә ия булган әтисе Сильвестр Яковлевич мәктәптә укыта, әнисе Фәүзия Минһаҗетдинова немец теле укыта. Балалар (Рифнең тагын кыз туганы һәм ике абыйсы була) еш кына өйдә үзләре генә булалар, үз-үзләрен кайгыртырга өйрәнеп үсәләр.
Базгыя мәктәбен тәмамлаганнан соң Риф Уфа шәһәре 50 санлы техник училищесына укырга керә. 1978 елда Уфа синтетик спирт заводына эшкә урнаша, берничә айдан соң аны Совет Армиясе сафларына алалар. Демобилизацияләнгәч, 1981 елның гыйнварыннан шул ук заводта эшләвен дәвам иттерә. 1982 елда Риф Уфа шәһәре радиотехника техникумына укырга керә, һәм 1985 елда аны уңышлы тәмамлый. Шул ук елда гаилә кора. Һәм юллама буенча Ярославль шәһәре “Машприбор” заводына эшкә урнаша. Яшь белгеч эшкә инженер-конструктор булып кабул ителә.
Заводта эшләгән елларында аңа “Вазыйфасы буенча иң яхшы” исеме бирәләр һәм рәхмәт хаты белән бүләклиләр. Хезмәттә, социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнә. Шулай ук рациональ тәкъдимнәр үзләштергәне өчен авторлык түләве бирелә.
1953 елда Риф Сильвестровичка гаилә хәле буенча эшеннән китәргә һәм Октябрьский шәһәренә кайтырга туры килә. Монда ул үзенә ихтыяҗ юклыгын, тормышка ашыра алмаган мөмкинлекләрне тоя, һәм шуңа күрә тормышта үз урынын эзләвен дәвам итә.
Алга таба чорда (1999-2012 еллар) аңа “Башнефтегазпром” җәмгыяте “Башнефть” филиалында башта КИПиА слесаре, аннары көйләү һәм сынаулар буенча инженер булып эшләү мөмкинлеге бирелә. Уңышлары өчен Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан “Уралнефтегазпромсервис” җәмгыяте Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 50 яшьлек юбилее уңаеннан “УНГПС” җәмгыяте Мактау грамотасы бирелә. Иң яхшы белгечләрнең берсе буларак “Поиск и дерзание” китабына кертелә.
2012 елның июлендә Р. Сергеев “Корпорация ИМС” җәмгыятенең Октябрьский шәһәрендәге филиалына монтажлау-көйләү эшләре участогына әйдәүче инженер итеп кабул ителә. Даими командировкалар сәламәтлегенә йогынты ясамый калмый, билгеле. 2015 елда Риф Сильвестрович вахта ысулы белән Ноябрьск шәһәренә “ИМС Ямал” җәмгыятенә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча инженер итеп күчерелә.
Көйләүченең эше төзелеш-монтажлау эшләре беткәч башлана, ә “пуск” кнопкасына басу белән, ягъни электр җиһазларын эшләтә башлау белән тәмамлана, алар исә төгәл һәм ышанычлы эшләргә тиеш. Моның өчен барлык икенчел коммуникация чылбырларын тикшерергә, кабызу-реле аппаратурасын көйләргә, электр җиһазларына югары вольтлы сынаулар үткәрергә, монтажчыларның хаталарын бетерергә кирәк.
Риф гади эшчедән әйдәүче инженерга кадәр юл үткән белгеч. Аңарда иҗади фикерләү сәләте бар, теләсә нинди приборны эшләтеп җибәрерлек алтын куллы кеше ул.
Краснохолмск, Уршак, Бакалы, Приютовода... даими командировкалар. Курган өлкәсе Щучанск шәһәрендәге командировка аеруча исендә кала. 1997 елның 2 маенда РФ президенты Б. Ельцин “Химик коралларны юк итү турында”гы федераль законга кул куя. Риф Щучанск шәһәренә программаның өченче этабына командировкага китә. Русия химик коралларын юк итүдә дистәләгән мең кеше, югары квалификацияле инженерлар, күпләгән фәнни, производство һәм төзелеш оешмалары эшли.
Риф Сергеев - какшамас, үзенә нык ышанган кеше, кеше хәленә керә белә, авыру балаларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итә.
Риф Сильвестрович шәхси тормышында да бәхетле. Тархан авылында туып-үскән тормыш иптәше Әнисә Рәис кызы белән бергә гаилә коруларына быел 35 ел була. Ул Октябрьский шәһәре нефть колледжында эшли. Сергеевлар кызлары Регинаны тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта кызлары гаиләсе белән Ерак Төньякта яши. Алар ире белән икесе дә нефть техник университетын тәмамлыйлар, кыз һәм ул тәрбиялиләр. Кияүләре Рөстәм бораулау компаниясендә генераль директор урынбасары булып эшли.
“Мин бәхетле”, - ди Риф Сильвестрович. Ә минем “Тагын нинди хыялларыгыз бар?” дигән соравыма ул шаяртып: “Самолетта очарга куркыта, яхта сатып аласым килә!”, - дип җавап бирде. Хыяллар тормышка ашсын!
Шушы көннәрдә Риф Сильвестровичка 60 яшь тула. Аңа ныклы сәламәтлек, барлык эшләрендә уңышлар, җанга якын, газиз кешеләре янәшәсендә бәхетле озын гомер телибез.
Гөлнара ӘХМӘТШИНА әзерләде.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Ирле-хатынлы Сергеевлар.
Читайте нас: