+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 февраль 2020, 11:55

Балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбия эшен камилләштерү турында

Шаран авылы “Теремок” балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Проект эшчәнлеге аша әхлакый-патриотик тәрбия” темасына район тәрбиячеләр семинары үтте

Шаран авылы “Теремок” балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Проект эшчәнлеге аша әхлакый-патриотик тәрбия” темасына район тәрбиячеләр семинары үтте
Семинарга районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән тәрбиячеләр җыелдылар, шулай ук район мәгариф бүлеге методисты Н. С. Гибадуллина һәм район методик берләшмәсе җитәкчесе А. И. Дюкарева катнашты.
Семинарда катнашучыларны фойеда хәрби гимнастеркалар кигән тәрбиячеләр матур каршы алды, программалар һәм төсле фишкалар тараттылар, логопед һәм психолог кабинетларын күрсәттеләр. Тәрбияче А. К. Тихонова чарада катнашучыларга Дьеныш һәм Кьюзинерның яңа методикалары турында сөйләде, ә логопед Э. С. Некрытова өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән ачык дәрес күрсәтте.
Аннары семинарда катнашучылар балалар бакчасы төркемнәре буенча таралдылар, анда А. С. Ратегина – I әзерлек төркемендә, Г. И. Бүләккулова - II әзерлек төркемендә ачык дәресләр күрсәттеләр, физик культура буенча инструктор А. Н. Зиманова өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән саф һавада “Моряклар, очучылар, танкистлар” эзләнү-патриотик квесты үткәрде.
Ачык дәресләрдән соң катнашучылар музыка залына үттеләр, анда “Теремок” балалар бакчасы мөдире Э. С. Некрытова балалар бакчасында гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Өлкән тәрбияче Л. Ф. Рөстәмова әхлакый-патриотик тәрбия буенча төркемара проектның ничек үтәлүе турында җентеклерәк таныштырды. Лотфуллиннар гаиләсе (II әзерлек төркеме) кызыклы чыгыш ясады, алар “Карт бабам – Бөек Ватан сугышы герое” балалар һәм әти-әни проектын (проектның җитәкчесе – тәрбияче Д. М. Газизова) якладылар.
Чара ахырында “Илһам” педагоглар ансамбле (җитәкчесе – музыка җитәкчесе Г. Р. Сәлихова) “А закаты алые” җыры белән чыгыш ясады.
Семинар эшенә йомгак ясаганда педагоглар чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерделәр, семинар темасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә әхлакый-патриотик тәрбия эшен камилләштерү юлларын билгеләделәр. Семинардан алынган материаллар район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына тәрбияләнүчеләр белән эшләргә, балаларга тәрбия һәм белем бирүдә яңа идеяләр һәм алымнар эзләргә ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Л. РӨСТӘМОВА, Шаран авылы “Теремок” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
Читайте нас: