+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 февраль 2020, 11:48

Чәчәк ат, гүзәл туган җирем!

Район мәдәният йортында Шаран районының 85 еллыгына багышланган “Туган ягым” тантаналы юбилей концерты булды

Район мәдәният йортында Шаран районының 85 еллыгына багышланган “Туган ягым” тантаналы юбилей концерты булды
Шаран авылы Балалар сәнгать мәктәбе яшь скрипкачылары һәм үрнәкле тынлы оркестрының уен коралларында матур уены, яшь рәссамнарның картиналар күргәзмәсе, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге тәрбияләнүчеләре иҗаты, биләмәара үзәк китапханәнең китаплар күргәзмәләре район мәдәният йорты фойесында бәйрәм атмосферасы тудырды. Сәхнә дә бик матур итеп бизәлгән иде. Концертны алып баручылар Гүзәл Хәлилова белән Ринат Сәлихҗанов районның аякка басуы елларында авыл биләмәләре казанышлары, районнан чыккан күренекле галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, спортчылар, язучылар һәм шагыйрьләр турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы елларын да игътибарга алдылар, районыбыз халкы кулларына корал тотып яу кырларында көрәшкән, колхоз кырларында ашлык җитештереп Җиңү көнен якынайткан.
Концертта почетлы кунаклар: РФ Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Соколов, Ирек Усманов, Рөстәм Ахунов, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнеш буенча Идарәсе баш советнигы Арслан Шагретдинов, Шаран районының почетлы гражданнары һәм район халкы катнашты.
Концерт программасы “Шаран – икмәкле як” музыкаль-хореографик композиция белән (“Нагыштар” халык башкорт фольклор ансамбле) башланып китте, “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле башкаруында “Башкорт биюе” дәвам иттерде.
Шаран районы муниципаль район хакимияте башлыгы Илгиз Сәмигуллин шаранлыларны район юбилее белән котлады. Ул шулай ук үзәк район дәваханәсе баш табибы Р. К. Янгировка, “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы Шаран юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы Р. М. Фәйзуллинга, БР Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты В. В. Соколовка, муниципаль район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе М. Р. Сәетовка, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге директоры С. М. Хөсәеновка, Шаран авылы Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы инструментлар классы буенча укытучысы А. Н. Третьяковка, район мәгариф бүлеге начальнигы М. З. Әхмадуллинга, “Тепловик” җәмгыяте директоры Д. Д. Шакировка, муниципаль район Советы секретаре Р. Ә. Якуповка “Башкортстан Республикасы Шаран районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе тапшырды.
1 санлы Шаран мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары С. Г. Тамилина “Русия Федерациясе мәгарифе Почетлы хезмәткәре” билгесе белән, Три Ключа мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Э. А. Акбулатова РФ Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Чалмалы авыл Советы авыл биләмәсе (башлыгы И. Г. Мөхәммәтов) 2019 елда республика авыл биләмәләре арасында “БРда халык хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы урындагы үзидарә органы” исеменә смотр-конкурсы җиңүчесе (1 урын) булды.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук Рима Баталова да котлады, ул үзенең тамырларын, туган Сакты мәктәбен онытмый. Ул хезмәт ветераннары И. Ф. Вәлиуллинга, Г. А. Разетдиновка, Р. Г. Разетдиновка “Башкортстан Республикасы барлыкка килүенә 100 ел” юбилей медальләре тапшырды.
Р. А. Баталова мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Ә. М. Әхмәтованы, Ямадыбаш авылы мәдәният йорты клуб учреждениесе методисты И. Г. Имамиевны, Дмитриева Поляна авыл мәдәният йорты клуб формированиесе җитәкчесе З. Р. Даутованы, Күгәрчен Бүләк авыл клубы мәдәни эшләр оештыручысы Р. Ф. Хәйруллинны һәм район мәдәният йорты мәдәни эшләр оештыручысы Л. Д. Сәфәрованы РФ Федераль җыелышы Дәүләт Думасы рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Рима Баталова туган Сакты мәктәбенә һәм үзәк район дәваханәсенә спорт-савыктыру җиһазлары сатып алуга акча сертификатлары да бүләк итте.
БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары да читтә калмадылар һәм Р. Р. Ахунов биләмәара үзәк китапханәгә фәнни икътисади әдәбият сатып алуга, И. М. Усманов – районның социаль ихтыяҗларына, В. В. Соколов – Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенә, мәчет һәм чиркәүгә сертификатлар бүләк иттеләр. РФ Федераль җыелыш Дәүләт Думасы депутатлары Рафаэль Мәрданшинның һәм Рифат Шәйхетдиновның Шаран районының 85 еллыгы белән котлау телеграммаларын укып ишеттерделәр.
Концерт программасы бик эчтәлекле, бай, якты һәм кызыклы булды. Ялгыз чыгыш ясаучылар булды, вокаль ансамбльләр, җыелма коллективлар, халык ансамбльләре чыгыш ясадылар, “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле (җитәкчесе А. В. Сидоров) дәртле башкорт, татар, чуваш биюләре, солдат биюләре белән балкыды. Район мәдәният йорты ир-егетләр вокаль ансамбле, Шаран авылы Балалар сәнгать мәктәбе вокаль ансамбле һәм “Сөмбел” татар вокаль ансамбле, Яңа Юмаш, Дүртөйле авыллары мәдәният йортлары “Илем” җыелма чуваш ансамбле, Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге ир-егетләр вокаль ансамбле, Дмитриева Поляна авыл мәдәният йорты “Родные узоры” халык вокаль ансамбле, Чалмалы авыл мәдәният йорты “Ак чишмә” халык вокаль ансамбле, “Шарановские бабушки”халык җырлары ансамбле тиңдәшсез җырлары белән аерылып тордылар. “Ош пеледыш” халык фольклор ансамбле мари такмаклары, В. М. Миңлекәев һәм С. А. Асылгуҗинның милли барабаннарда уйнаулары белән шатландырды. Миләүшә Хәсәншинаның матур тавышы мәдәният учагын яңгыратты һәм тамашачы йөрәгенә үтеп керде. Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов үзенчәлекле таланты һәм матур тавышы белән сөендерде. Яшь сәләт Гөлназ Прокопьева үзенең көчле тавышы һәм вокаль осталыгы белән сокландырды. Алып баручы Ринат Сәлихҗанов та талантлардан калышмады, башкортча җыр башкарды.
Матур ак костюмнардагы парлар “Сөмбел” халык татар вокаль ансамбле башкаруында “Шаран вальсы” җыры астында вальс биеделәр. “НОН-стоп” бию студиясе тиз темплардагы заманча хореография ритмнары белән вакытның сизелмичә үтүен күрсәтте.
Бәйрәм концерты Шаран районы Гимны белән тәмамланды, аны Шаран районы хезмәткәрләренең җыелма хоры башкарды. (Л. Сәгыйдуллина сүзләре, Н. Нурмөхәммәтов көе, дирижер Г. Х. Хөснуллина).
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: