Дүртөйле авылында Шаран районының 85 еллыгына багышланган бәйрәм үтте
Чара авыл модельле китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә төрле буын һәм төрле өлкәләрдә эшләүче кешеләр катнашты, алар сәхнәдә бер-берсен тулыландырып тордылар. Бу көнне бәйрәмдәгечә, күп матур сүзләр һәм изге теләкләр әйтелде
“Безнең горурлыгыбыз – күренекле якташларыбыз, алар үз тормышлары һәм хезмәтләре белән җиребезнең лаеклы уллар һәм кызлар үстерүен расладылар. Аларның кайберләре туган җирләреннән читтә яшәсәләр дә, иҗат һәм илһам өчен көчне моннан алалар”, - дигән сүзләрдән башладылар чараны алып баручылар З. Георгиева һәм Р. Никифорова.
Якташларыбыз белән ничек горурланмыйсың! Техник фәннәр докторы, профессор, Башкортстан Республикасы Инженерлар академиясе әгъзасы, Чувашстан Республикасы Фән һәм сәнгать милли академиясенең Почетлы академигы, БР атказанган фән эшлеклесе, Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алексей Александрович Кондратьев; геология-минералогия фәннәре кандидаты Геннадий Петрович Алексеев; авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, докторант, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Геннадий Сәмигулла улы Миңнуллин; авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Анатолий Владимирович Егоров; авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстан АССРның атказанган урманчысы Юрий Федорович Косоуров, крайны өйрәнүчеләр Л. А.Федоров, А. П. Алексеев аеруча горурлык һәм соклану уяталар.
Терлекчелек фермасында озак еллар бригадир булып эшләгән Н. С. Миңнуллина хезмәт ветераннары турында зур хөрмәт һәм ихтирам белән сөйләгәндә авылдашлар аны чын күңелдән алкышларга күмделәр.
“Нәкъ алар гына туендыручы җиребезгә аеруча тойгы белән карарга өйрәнгәннәр, үз чиратында, җир дә аларны еш кына мул уңышы һәм яхшы күрсәткечләр белән шатландырды”, - дип белдерде ул басу һәм ферма эшчәннәре турында. Алар арасында - М. Л. Кузнецов, Л. А. Быкова, А. П. Кузнецов, Н. М. Андреев, А. И. Матвеев һәм башка бик күпләр.
Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә “Г. Г. Фәйзуллина” КФХ хезмәтчәннәрен, Дүртөйле авылы педагогларын, медицина, социаль хезмәткәрләрен, “Малышок” балалар бакчасы хезмәт ветераннары һәм хәзерге хезмәткәрләрен, почта һәм кибеттә эшләүчеләрне чакырдылар. Сәхнәдәге чыгышлар авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать әгъзалары башкаруында дәртле һәм лирик җырлар, матур биюләр, вокаль төркемнәр һәм ялгыз җырчылар башкаруында вокаль номерлар, хореографик постановкалар (музыка җитәкчесе Г. А.Михайлов) белән бергә үрелеп барды.
Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова авыл халкын бәйрәм белән котлады. Ул, авылдашларга мөрәҗәгать итеп, Дүртөйле авылының төп байлыгы – монда яшәүче кешеләр, дип билгеләде, барысына да ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм матур бәйрәм кәефе теләде.
Бәйрәм җылы, ихлас булды һәм игелекле нотада тәмамланды. Әлеге чара катнашучылар күңелендә матур истәлекләр калдырыр һәм сөекле туган авылыбызның матур киләчәгенә зур ышаныч уятыр, дип уйлым.
З. ГЕОРГИЕВА, Дүртөйле авыл мәдәният йорты мәдәни эшләр оештыручысы.