+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
26 февраль 2020, 12:52

Халык теле – тарих чагылышы, буыннар бәйләнеше

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Халкыбызда туган телебезгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатларында район татарлар конгрессы “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган чара үткәрде. Әлеге чара ике ел рәттән Наратасты мәктәбендә, узган елда – 1 санлы Шаран мәктәбендә үтсә, быел чарада катнашучыларны Чалмалы мәктәбе каршы алды.

Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарих көзгесе, буыннар бәйләнеше.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Халкыбызда туган телебезгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатларында район татарлар конгрессы “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган чара үткәрде. Әлеге чара ике ел рәттән Наратасты мәктәбендә, узган елда – 1 санлы Шаран мәктәбендә үтсә, быел чарада катнашучыларны Чалмалы мәктәбе каршы алды.
Татарлар конгрессы район башкарма комитеты рәисе З. З.Сәләхов татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны турында әйтеп үтте, милли гореф-гадәтләребезне сакларга чакырды. Әфидә апа Гыйниятова туган телне кече яшьтән үк өйрәтергә, башка тел сүзләрен кулланмыйча сөйләшергә өйрәнергә өндәде.
Бәйгене Түбән Ташлы мәктәбе 9 сыйныф укучысы Алмаз Ялиев “Сәламләү” җыры белән башлап җибәрде. Наратасты мәктәбе 10 сыйныф укучысы Миләүшә Солтанова катнашучыларга “Ачы тау” җырын бүләк итте. Чалмалы мәктәбе укучылары Тимур Сабиров (10 сыйныф), Марсель Сабиров (11 сыйныф), Нәфис Якупов (11 сыйныф), Илназ Ханнанов (11 сыйныф) “Без - авыл малайлары” җырын башкарып, туган телләрен яратуларын дәлилләделәр. Димәк, милләтебез киләчәге - ышанычлы кулларда!
Конкурсның төп программасында Наратасты мәктәбеннән “Зирәкләр” укытучылар командасы (җитәкчесе Г. М. Ишмиева) белән Чалмалы мәктәбе “Тапкырлар” укытучылар командасы (җитәкчесе Н. Ф. Әхмәдиева) тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар, һәркайсы җиңәргә тырышты. Укытучылар тел байлыкларын, игътибарларын эшкә җиктеләр. Бәйгедә туган телгә мәхәббәт, фикердәшләр бердәмлеге җиңде. Алып баручы И. Н. Күчмөхәммәтов һәрвакыттагыча җор телле, нәфис сүз остасы булуы белән сокландырды, чарада катнашучы һәркемдә туган телгә, сүзгә кызыксыну уята алды. Ул шулай ук З. З. Сәләхов җитәкчелеге белән район татарлар конгрессы әгъзаларының татар милли мәдәниятен, татар телен саклауга зур көч салуларын да билгеләп үтте.
Чара чәй табыны янында җанлы сөйләшү белән тәмамланды. Фирдат Вәлиев үзенең шигырьләрен укыды. Районда “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Л. Ф. Шәрифуллина) эшли башлавы турында хәбәргә барысы да сөенделәр, уңышлар теләделәр.
И. БАҺАВЕТДИНОВА, район татарлар конгрессы әгъзасы, Түбән Ташлы авылы.
Читайте нас: