+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
26 февраль 2020, 14:01

Пассажирлар йөртү турында

Гәзит укучыларыбыз авыллар арасында маршрут автобуслары йөрү турында мәсьәлә белән район гәзите редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр Штаттан тыш хәбәрчебез Ф. Г. ГАЗИЗОВ муниципалитет буенча әлеге маршрутларны хезмәтләндерүче шәхси эшкуар Р. З. Әхмәтшин белән очрашты.

Гәзит укучыларыбыз авыллар арасында маршрут автобуслары йөрү турында мәсьәлә белән район гәзите редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр
Штаттан тыш хәбәрчебез Ф. Г. ГАЗИЗОВ муниципалитет буенча әлеге маршрутларны хезмәтләндерүче шәхси эшкуар Р. З. Әхмәтшин белән очрашты.
- Рәлиф Закирович, муниципаль маршрутларда пассажирлар йөртү буенча эшләр ничек тора?
- Кызганычка каршы, хәзерге вакытта мактана алмыйбыз. Бүгенге көндә Шаран – Янәхмәт – Яммәт һәм Шаран – Акбарыс - Яңавыл юнәлешләрендә хезмәт күрсәтәбез.
Авылларның географик урнашуы бик уңайсыз, асфальт юллар юк дияргә була. Шуның өстенә пассажирлар саны елдан-ел кими. Әгәр 4 ел элек һәр юнәлештә 100 – 120 пассажир булса, хәзер ике тапкырга азрак. Шуның өстенә, күп кешеләр, маршрут автобусын көтмичә, Шаранга таксида, башка транспортта киләләр, моның белән үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Чөнки таксистларның берсе дә рейс алдыннан һәм рейстан соң медицина каралуы үтми. Форсаттан файдаланып, район халкының маршрут автобусларына өстенлек бирүләрен үтенәм, чөнки сезнең сәламәтлегегез бездә зур суммага иминиятләштерелә һәм шоферларыбыз да тәҗрибәле, һәр көнне медицина тикшерелүе үтәләр.
- Рәлиф Закирович, районда пассажирлар транспортын үстерү перспективасы бармы?
- Бу сорау минем адреска түгел, әлбәттә, әмма бүгенге көндә муниципаль маршрутларда бердәнбер пассажирлар йөртүче һәм табигатем белән оптимист кеше буларак, мин: “Әйе, әлбәттә”, -дип җавап бирәм. Күптән түгел безне БР Дәүләт транспорт комитетына җыйдылар һәм маршрут автобуслары базары үсеше, пассажирлар ташу буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү турында сөйләделәр, ә иң мөһиме, чыгымлы пассажирлар маршрутларына дәүләт ярдәме турында әйттеләр.
- Рәлиф Закирович, соңгы елларда район үзәге бик үсте, моңа бәйле, авыл буенча маршрут ачарга җыенмыйсызмы?
- Әлеге маршрутны уйладык кына түгел, ә 2017 елда ачарга тырышып та карадык, әмма кайбер шартларга бәйле эш туктап калды. Сәбәп шунда, авылның географик урнашуы бик катлаулы, микрорайоннар таралып урнашкан. Әлеге мәсьәлә район хакимиятен дә борчый. Әмма бүгенге көндә районның барлык авылларын хезмәтләндерү бурычы куелган, аннары әлеге мәсьәләне хәл итү кирәк. Без һәм автобус йөртүчеләребез әлеге проблеманы хәл итүгә һәрвакыт әзер.
- Рәлиф Закирович, пенсионер буларак, мин Шаран авылы автостанция хезмәтләреннән еш файдаланам, әмма ул бик кечкенә, өч-дүрт кеше генә сыярлык һәм заманча таләпләргә ярашлы түгел. Салкын һәм яңгырлы көннәрдә нәни балалар күтәргән пассажирларны күреп йөрәк әрни, алар автобус көтеп сәгатьләр буе урамда басып торалар. Бу мәсьәлә буенча ни әйтә аласыз?
- Ул автостанция түгел, ә “Башавтотранс” җәмгыяте балансында торган “касса үзәге”, аның хезмәтләреннән без һәр көнне файдаланабыз, әмма, чыннан да, анда пассажирларга да, шоферларга да бернинди шартлар юк. Мин әлеге мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгына күп тапкырлар мөрәҗәгать иттем. Илгиз Мәгъдән улы бу мәсьәләне контрольдә тотуларын, зуррак бина эзләүләрен яки аерым программа буенча зур булмаган бина төзү кирәклеген белдерде. БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Т. Ф. Мөхәммәтҗанов безнең районга килгәч, үз чыгышында шулай ук тукталыш павильоннарына, автостанцияләргә “басым” ясады, аларның заманча дәрәҗәдә, таләпләргә ярашлы булырга тиешлеген белдерде.
- Рәлиф Закирович, мәгълүматларга нигезләнгән җентекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә һәм коллективыгызга эшегездә уңышлар телим.
Шаран авылы касса пункты.
Әлфия Газизуллина фотосы.
Читайте нас: