+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
26 февраль 2020, 14:06

Районның сәләтле яшьләре иҗат мөмкинлекләрен ачтылар

Шаран авылы Яшьләр үзәгендә “PROдвижение” яшьләр форумы һәм “XXI гасыр лидеры” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре район конкурсы үтте

Шаран авылы Яшьләр үзәгендә “PROдвижение” яшьләр форумы һәм “XXI гасыр лидеры” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре район конкурсы үтте

Яшьләр форумнары – ул сәләтләрен күрсәтергә, карьера үсеше серләренә төшенергә теләүче яшь буынга адресланган мәгълүмат-агарту проектлары. Мондый проектларны даими үткәрү тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә, талантлы һәм амбициоз егет һәм кызларның активлыгы үсешенә, иҗат потенциаллары ачылуга ярдәм итә.

Форумда өч мәйданчык эшләде: “Батыр улларың белән горурлан, илем” – спикер Наратасты мәктәбе тарих укытучысы З. З. Сәләхов, “Патриотик сәгать “Якташларым сугыш юлларын үткән” – спикер биләмәара үзәк китапханәнең хезмәтләндерү бүлеге мөдире И. В. Субаева, “Лидер мәктәбе” – спикер Шаран авылы Яшьләр үзәге директоры А. Р. Хәйруллина.

Яшьләр рәхәтләнеп командаларда эшләделәр һәм төрле биремнәрне үтәделәр. “XXI гасыр лидеры” конкурсында җиде катнашучы үз проектларын якладылар. Актив катнашканнары өчен “Мәктәптә патриотик тәрбия” проекты белән чыгыш ясаган Гөлшат Тимеркәева (Чалмалы мәктәбе), “Ленинград камалышы” проекты белән - Ренара Харисова (И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе), “Беләбез! Онытмыйбыз! Горурланабыз! Мөнир Нуретдин улы Хөснетдинов” проекты белән - Альмир Әһадуллин (Базгыя мәктәбе), “Хәтерләрдә мәңге сакланыр” проекты белән Лиана Харисова (М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе) грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

Екатерина Третьякова (2 санлы Шаран мәктәбе) “Акыл тантанасы” проекты белән 3 урынны, Илназ Сәлимгәрәев (1 санлы Шаран мәктәбе) “Җиңү һәркем йөрәгендә” проекты белән 2 урынны алды. Аяз Гәрәев (М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе) “Твои руки - наша планета #го_на_улицу” проекты белән 1 урынны һәм “XXI гасыр лидеры” кубогын яулады.

Мондый яшьләр форумы Шаран районында һәр елны үткәрелә. Ул шәхси конкурентлык сәләтен билгеләүдә һәм җәмәгать тормышында актив катнашуга стимул булыр, шулай ук район яшьләре берләшү факторы булыр, дигән өметтә калабыз.

Г. АНТИПОВА, Шаран авылы Яшьләр үзәге педагог-оештыручысы.
“XXI гасыр лидерлары” конкурсында катнашучылар.
Читайте нас: