+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 февраль 2020, 18:41

Коллективның җаны

Олия Зәкәрия кызы Шакирова “районка” редакциясендә компьютерда җыю операторы булып 23 ел эшли, редакциянең йөрәге булып тора. Кеше организмында йөрәк яшәү өчен кирәкле канны үзе аша үткәреп, барлык органнарга һәм тукымаларга җибәргән кебек, “районка” битләрендә басылган һәр материал аның куллары аша уза.

Хезмәттәшләре О. З. Шакированы эш сөючәнлеге һәм ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр
Олия Зәкәрия кызы Шакирова “районка” редакциясендә компьютерда җыю операторы булып 23 ел эшли, редакциянең йөрәге булып тора. Кеше организмында йөрәк яшәү өчен кирәкле канны үзе аша үткәреп, барлык органнарга һәм тукымаларга җибәргән кебек, “районка” битләрендә басылган һәр материал аның куллары аша уза. О. З. Шакированың армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә хәбәрчеләребез уй-фикерләре, укучыларыбыз котлаулары, игъланнары тигез юлларга салына һәм кәгазьдә материаллаша. Район халкы телевидение тапшыруларын вакытында карый алсын һәм яраткан сериалын яки телешоуны калдырмасын өчен дә бар тырышлыгын сала ул. Кирәк булганда эшкә иртәрәк килә һәм баш күтәрмичә эшли. Гәзитнең аерым нөсхәләрен күзәтчелек ведомстволарына, дәүләт учреждениеләренә җибәрү буенча җаваплы эшне дә ул башкара.
Соңгы елларда Олия Зәкәрия кызы альтернатив абунәчеләр белән дә актив эшли. Редакциянең тугры дуслары, “районкага” редакция аша язылучы абунәчеләре бар (ә алар 120дән артык). Алар атнага ике тапкыр Олия Зәкәрия кызы янына гәзит алырга киләләр, ә ул һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, хәлләрен сораша һәм гәзитләрне вакытында тарата, аларның исәбен алып бара.
Олия Зәкәрия кызы – зур булмаган коллективыбызга уңай энергия бирүче якты нур. О. З. Шакирова хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә лаек, ул ярдәмчел, юмарт күңелле һәм төшенкелеккә бирелә белми торган кеше. Ул шулай ук яхшы сердәш, кызы Регина һәм улы Альбертның яраткан әнисе, кияве Рөстәм һәм килене Анастасиягә яхшы каенана, оныклары Роберт белән Раминага ягымлы дәү әни дә.
Ару-талуны белмәс Олия Зәкәрия кызын гәзит юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, балалары һәм оныкларының уңышларына шатланып яшәвен телибез.
Гөлнара ӘХМӘТШИНА.
Читайте нас: