Кәрәкәшле авылы старостасы, Ярәмкә авылы ветераннар советы рәисе Фәнәһия Гарифуллина кебек җәмәгатьчеләр һәм патриотлар булганда, авыл биләмәсе территориясендә тормыш кызыклы һәм күпкырлы.
Ул 1960 елның 1 февралендә Дүртөйле районы Аюкай авылында яшәгән Зариповларның хезмәт сөючән гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әниләре гомерләре буена колхозда эшлиләр һәм лаеклы биш бала – дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр.
“Кече туган илем, аның матур табигате илһам бирде миңа. Мәктәптә укыганда актив һәм тормыш сөючән булдым, күп чараларда катнаштым. Ул чакта ук инде тормышыбыз турында “Ленин Байрагы”, “Башкортстан пионеры” гәзитләренә мәгълүмат бирә идем. Минем беренче мәкаләм 1970 елда “Башкортстан пионеры” гәзитендә чыкты, гәзит белән “дуслыгым” шул көннән башланды да инде. “Башкортстан кызы”, “Өмет”, “Кызыл таң” республика басмаларында мәкаләләрем чыга башлады. Ә хезмәт эшчәнлегемне Туймазы нефть һәм газ эшкәртү сәнәгатенә багышладым һәм 30 ел дәвамында нефть һәм газ операторы булып эшләдем”, - дип сөйли хезмәт ветераны Фәнәһия Хәмәтнур кызы үзе турында.
1983 елдан ул Шаран районының матур Кәрәкәшле авылында яши. Ире Рәмзил Гыйльмехан улы белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер биш оныкларын үстерергә ярдәм итәләр. Улы Зинфир әнисе юлыннан китә һәм “Башнефть” җәмгыятендә эшли. Әнисе һәм улының гомуми эш стажы – 45 ел!
Фәнәһия Хәмәтнур кызы “Октябрь байрагы” район гәзитенә Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган “Солдат хатыны” дигән беренче язмасын нәкъ 35 ел элек яза. Шушы вакыттан бирле авыл хәбәрчебез Фәнәһия Хәмәтнур кызының “Шаран киңлекләре” гәзитендә, “Өмет”, “Кызыл таң” республика гәзитләрендә мәкаләләрен санап бетергесез. Без аңа Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелгән чаралар, аның кешеләре турында район халкына, “районка” укучыларына зур җаваплылык белән мәгълүмат бирүе өчен бик рәхмәтлебез.
Ф. Х. Гарифуллина 10 ел дәвамында туган авылында староста булып тора, авыл биләмәсе хакимиятенә урындагы әһәмияттәге проблемаларны хәл итәдә актив ярдәм итә.
“Ярәмкә, Кәрәкәшле авылларында һәм районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда Гарифуллиннарның бөтен гаиләсе актив катнаша. Фәнәһия Хәмәтнур кызы “Яшь йөрәкләр” халык коллективы әгъзасы булып тора, бер генә чара да аның балалары һәм оныклары катнашыннан башка үтми, аңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Мондый кешеләр күбрәк булсыннар иде!” – ди аның турында Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Әлфира Әхмәтова.
Фәнәһия Хәмәтнур кызы – бик җаваплы кеше. Авылдашлары мәнфәгатьләрендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен бер чакырудан ук килеп җитә. Авыл биләмәсендә бер өмә, бер авыл Советы утырышы да аннан башка үтми. Ул депутатлар белән очрашуларда актив катнаша һәм көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп чыга. Нәкъ аның тырышлыгы белән 30 ел элек Кәрәкәшле авылында эчә торган су “барлыкка килә”. Ул авыл биләмәсенең өлкән яшьтәге кешеләре турында да кайгыртырга өлгерә – алар янына килеп йөри һәм кирәк булганда, алар исеменнән ярдәм сорап төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. 2013 елда ул БР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе съезды делегаты булды, 2017 елда район старосталары арасында конкурста беренче урынны алды.
Авыл биләмәсе халкы исеменнән Фәнәһия Хәмәтнур кызын юбилее белән котлыйм. Сезнең мәкаләләрегездә кешеләр тормышы чагылыш таба, алар Сезнең мәхәббәтегез, илһамыгыз һәм җаваплылыгыгыз белән сугарылган.
Балаларыгыз һәм оныкларыгыз – Сезнең лаеклы тәрбия җимешегез! Без Сезнең кебек кешеләребез белән горурланабыз, һәм ныклы сәламәтлек, алга таба да авыл биләмәсе һәм район хакына хезмәттәшлек итүегезне телибез!
Л. ГИБАТОВА, Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.