Яраткан “районкам” белән 60 елдан артык хезмәттәшлек итәм. Мичурин мәктәбендә укыган елларымда ук мәктәп стена гәзите чыгара идем. Алдагы тормышымны яраткан һөнәрем белән бәйләргә булдым һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем. Укуны тәмамлаганнан соң район гәзите редакциясенә эшкә кайттым.
Ул чагында гәзит “Октябрь байрагы” дип атала һәм рус, татар телләрендә чыга иде. Преображенка авылында туып-үскән Иван Александрович Никулин өлкә партия мәктәбен тәмамлаганнан соң җаваплы секретарь итеп тәгаенләнде. И. А. Никулин эшләгән чорда тату, эшкә сәләтле коллектив тупланды. Һәркайда иҗади рух хөкем сөрде. Наталья Афанасьева Булдакова партия тормышы бүлеге, Әкрам Әгъләм улы Кашапов - авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, Вера Алексеевна Третьякова җаваплы секретарь иде. Мин, Фәнил Газизов, хатлар бүлеген җитәкләдем.
И. А. Никулин авыл хәбәрчеләре челтәрен киңәйтүгә зур игътибар бирде. Әлеге чорда Мәсгуть Гыйльметдинов, Назыйф Миңлегалиев, Шәкүр Габдерәхимов, Исмәгыйль Әгълетдинов, Миңлегали Шәхәбетдинов, Хәмит Бәдретдинов, Александр Асмаев, Алексей Фоминның эчтәлекле мәкаләләре гәзит битләрендә даими урын алдылар.
Күгәрчен Бүләк авылында туып-үскән Зинфира Зәйдуллинаның иҗат юлы шушы елларда башланды. “Ык” колхозының алдынгы савымчысы үзе хезмәт куйган фермадагы җитешсезлекләр буенча тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясады. Зинфира Зәйдуллина бүген дә гәзит белән актив хезмәттәшлек итә, ул шулай ук шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары авторы да.
1970-1975 елларда гәзиттә тәнкыйть бик көчле иде. Җитәкче хезмәткәрләр тәнкыйтькә тарттырылдылар, җаваплы шәхесләр эшендәге җитешсезлекләр ачылды. Гәзиттәге һәр тәнкыйть мәкаләсе хезмәт коллективында, авыл Советлары башкарма комитетларында, район Советында һәм КПСС райкомы бюросында тикшерелде.
И. А. Никулин үзе дә тәнкыйть мәкаләләре белән еш чыгыш ясады, эшкә битараф җитәкчеләрне кискен гаепләде. 1951 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Иван Александрович редакция белән бәйле булды. Ул төрле елларда авыл хуҗалыгы, хатлар, партия тормышы бүлекләре мөдире булды.
Редакция хезмәткәрләре турында сөйләгәндә типография хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте турында да сөйләми мөмкин түгел. Ул елларда гәзитнең полиграфик базасы бик ярлы, хәтта шрифтлар да җитми иде. Гәзитчеләр һәм хәреф җыючылар чиста энтузиазм белән эшләделәр. Гәзитне төнлә, печатьләү машинасы маховигын кул белән әйләндереп чыгардылар. Алты почмаклы бинаның бер өлешендә хәреф җыючылар эшлиләр, ә икенчесендә печатьләү станоклары һәм типография директорының өстәле тора иде. Электр линиясе төзек булмау сәбәпле еш кына ут бетә һәм хәреф җыючылар шәм яктысында эшләргә мәҗбүр булалар иде. Алар гәзит битләрен хәрефләр буенча җыеп, көне буе аяк өсте эшләделәр. Мәскәүдән ашыгыч материаллар килгәндә, инде әзер битне дә үзгәртергә туры килгән чаклар була.
Типография директоры Никифор Иванович Чешуин иде, ул әлеге вазыйфада 30 елдан артык эшләде. Ул эрудицияле, хезмәт сөючән, тапшырылган эшенә чын күңелдән бирелгән кеше иде. Авыру сәбәпле кемдер эшкә килми калган вакытларда ул үзе дә станок артына баса иде. Эш сәгате чыккач хәреф җыючыларны өйләренә кайтарып җибәрә, ә үзе көне-төне эш урынында булды һәм беркайчан да авырлыклардан зарланмады. Аның белән бергә шундый ук хезмәтчән, печатник Аркадий Пантелеевич Агапитов эшләде. Хәреф җыючылар булып Сәхия Халикова, Мария Чешуина, Серафима Лаптева, Серафима Агапитова кебек тәҗрибәле хезмәткәрләр эшләделәр. Соңрак аларны Зилә Таҗетдинова, Фәния Якупова, Маһирә Галләмова, Флүрә Латыйпова, Людмила, Фая һәм Нина Савельевалар, Римма Мөхәммәтова һәм башкалар алыштырдылар.
Гәзит юбилее уңаеннан редакция һәм типографиянең барлык хезмәткәрләрен уртак бәйрәмебез белән котлыйм. Киләчәктә эшләрендә иҗат уңышлары телим!
Ф. ГАЗИЗОВ, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.