+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 март 2020, 18:23

Балаларга тылсымлы әкият бүләк иттеләр

Район мәдәният йортында кечкенә принцессалар балы һәм нәни рыцарьлар турниры булдыБәйрәмгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны, тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрдән балаларны әти-әниләре һәм опекуннары белән чакырдылар. Могҗизалар фойедан ук башланды – кунакларны әкият персонажлары каршы алды. Балалар район мәдәният йорты, Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе, район балалар китапханәсе, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге, Шаран Яшьләр үзәге хезмәткәрләре әзерләгән иҗат мәйданчыгының берсеннән икенчесенә җай гына күчә бардылар. Башта матур костюмнардагы яшь рыцарьлар белән принцессалар алып баручылар – 2 санлы Шаран мәктәбе 11 сыйныф укучылары Ринар Хәйруллин белән Анастасия Сафинаның этикет турындагы сорауларына җаваплар бирделәр, табышмаклар әйттеләр, аннары әкият геройлары әкиятләр буенча сораулар әзерләп, “Ярмаларны аер” һәм “Бәллүр туфли” уены уйнарга тәкъдим иттеләр. Балалар, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге өстәмә белем бирү педагоглары мушкетерлар һәм кызларга матур костюмнардан дефиле әзерләделәр. “Белошвейка” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Г. Г. Якупова бәйрәм күлмәкләре тегү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Район мәдәният йортында кечкенә принцессалар балы һәм нәни рыцарьлар турниры булды
Бәйрәмгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны, тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрдән балаларны әти-әниләре һәм опекуннары белән чакырдылар. Могҗизалар фойедан ук башланды – кунакларны әкият персонажлары каршы алды. Балалар район мәдәният йорты, Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе, район балалар китапханәсе, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге, Шаран Яшьләр үзәге хезмәткәрләре әзерләгән иҗат мәйданчыгының берсеннән икенчесенә җай гына күчә бардылар. Башта матур костюмнардагы яшь рыцарьлар белән принцессалар алып баручылар – 2 санлы Шаран мәктәбе 11 сыйныф укучылары Ринар Хәйруллин белән Анастасия Сафинаның этикет турындагы сорауларына җаваплар бирделәр, табышмаклар әйттеләр, аннары әкият геройлары әкиятләр буенча сораулар әзерләп, “Ярмаларны аер” һәм “Бәллүр туфли” уены уйнарга тәкъдим иттеләр. Балалар, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге өстәмә белем бирү педагоглары мушкетерлар һәм кызларга матур костюмнардан дефиле әзерләделәр. “Белошвейка” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Г. Г. Якупова бәйрәм күлмәкләре тегү буенча осталык дәресе күрсәтте. Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе художество бүлеге педагоглары тиз һәм матур рәсем ясау осталыгына өйрәттеләр. Шаран авылы Яшьләр үзәге белгечләре нәни рыцарьлар өчен “Күңелле стартлар” үткәрделәр, рыцарьларның уенчык кылычлар белән шарларны шартлатуы аеруча кызыклы булды. “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле яшь кунакларга бал биюләренең гади элементларын күрсәттеләр.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Ө. Закиров үз чыгышында: “Кадерле балалар, сез принцесса һәм рыцарь исемнәрен тулысынча аклыйсыз. Сез барыгыз да шундый ук игелекле, акыллы, көчле һәм сәләтле. Минем өчен күбегезнең яхшы укуы, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүен күрү бик күңелле” – дип билгеләде.
Бәйрәм истәлеккә фотога төшү һәм “Пушистые мошенники” мультфильмын карау белән тәмамланды.
Чараның иганәчеләре 1 санлы Шаран мәктәбе, РФ Пенсия фондының Шаран районындагы идарәсе, Шаран мәшгульлек үзәге һәм Шаран мәгълүмат-консультация үзәге коллективлары булдылар.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Нәни Золушкалар конкурсы.
Автор фотолары.
Читайте нас: