+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 март 2020, 18:32

Җиңү көнен якынайтучыларга хөрмәт һәм игътибар

Муниципаль район авыл биләмәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә истәлекле юбилей медальләре тапшырыла. Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсендә әлеге медальләргә сигез кеше лаек булды.

Муниципаль район авыл биләмәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә истәлекле юбилей медальләре тапшырыла
Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсендә әлеге медальләргә сигез кеше лаек булды. Алар Т. В. Алексеева, М. М. Батыршина, Р. Х. Габделхакова, А. В. Лазарева, М. В. Нигъмәтуллина, М. В. Петрова, М. М. Сәхәбетдинов, Ш. Г. Хәйруллина. Аларның дүртесе А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбендә үткән тантаналы чарада катнаштылар, калганнарына юбилей медальләрен өйләрендә тапшырдылар.
Мәктәп директоры С. Н. Каюмов, педагоглар, укучылар, Дүртөйле авылыннан ветераннар советы рәисе Ирина Андреева, Ярәмкә авылыннан – Фәнәһия Гарифуллина сугыш һәм тыл ветераннарын чәчәкләр белән каршы алдылар, аларга карата зур игътибар күрсәттеләр.
РФ һәм БР Дәүләт Гимннары яңгырады, мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр, патриотик җырлар башкардылар, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр.
Муниципаль район хакимияте эшләр идарәчесе Р. М. Нуриев Дүртөйле авылыннан Анастасия Лазаревага, Мелания Петровага, Бурсык авылыннан Шәмгурә Хәйруллинага, Сарсаз авылыннан Миңлеҗиһан Батыршинага юбилей медальләре тапшырды. Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова ветераннарга “Г. Г. Фәйзуллина” крестьян (фермер) хуҗалыгыннан бүләкләр, чәчәк гөлләмәләре бирде.
Истәлеккә фотога төшү, бәйрәм табыны кунакларның күңелләренә хуш килде.
Дүртөйле авылында яшәүче 103 яшьлек Татьяна Васильевна Алексеева, аның белән очрашу – үзе бер тарих, игътибарлары һәм кайгыртулары өчен дәүләткә рәхмәт белдерде.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА, Кәрәкәшле авылы старостасы, Ярәмкә авылы ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: