+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 март 2020, 18:47

Сугыш уты көйдергән балачак

Нөрәй авылы китапханәсендә тыл ветераннары белән очрашу һәм аларга истәлекле юбилей медальләре тапшыру кичәсе булдыНөрәй авылы тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының балалары, оныклары һәм оныкчыклары очрашуның мәртәбәле кунаклары булдылар. Әлеге фаҗигале вакыйгалар чарада катнашкан яшьләр өчен тарих кына түгел, ә буыннардан буыннарга күчеп килгән хәтернең бер өлеше булып тора.

Без – сугыш елы балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим –мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әле дә булса минем күргәннәрем,
Төшләремә кереп йөдәтә.
Нөрәй авылы китапханәсендә тыл ветераннары белән очрашу һәм аларга истәлекле юбилей медальләре тапшыру кичәсе булды
Нөрәй авылы тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының балалары, оныклары һәм оныкчыклары очрашуның мәртәбәле кунаклары булдылар. Әлеге фаҗигале вакыйгалар чарада катнашкан яшьләр өчен тарих кына түгел, ә буыннардан буыннарга күчеп килгән хәтернең бер өлеше булып тора.
Кичәдә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы О. И. Атнагуҗина, муниципаль район хакимиятенең мобилизацион әзерлек мәсьәләләре, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, тирә-як мохитне саклау һәм экологик хәвефсезлек буенча бүлеге начальнигы В. В. Галиев, авыл Советы депутаты И. Р. Исламов, авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Н. Г. Габдуллина, Нөрәй мәктәбе мөдире И. Г. Габдуллин, педагогик хезмәт ветераны Ә. Ш. Гыйниятова, укучылар, тыл хезмәтчәннәренең балалары сугыш һәм тыл ветераннары адресына җылы сүзләр әйттеләр. Фәнзил Гарәфетдиновка, Шаһибәк Даутовка, Ямниха Даутовага, Кәтиб Исламгәрәевка, Мәрьям Сибәгатуллинага, Фәрит Фәрухшинга, Фәния Хафизовага һәм Мәгъфия Әһлиуллинага юбилей медальләре, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. В. В. Галиев ветераннарга янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалары бүләк итте.
Катнашучылар өчен тыл ветераннарының сөйләүләре аеруча кызыклы булды. Алар сугышның кырыс еллары турындагы истәлекләре белән ихлас һәм җылы уртаклаштылар. Сугыш еллары балалары Мәрьям апа Сибәгатуллина һәм Ямниха апа Даутова авыр сугыш еллары балачаклары, зур югалтулар кичерергә туры килүләре турында сөйләделәр. Аларны сугыш бәхетле балачакларыннан мәхрүм итә. Һәркемнең чыгышында яшьләргә Ватан тарихын өйрәнергә, һәлак булганнар турында хәтерне сакларга, исәннәргә – хөрмәт күрсәтергә өндәү яңгырады. Укучылар ветераннарның бүләкләренә сокланып карадылар, һәм, мөгаен, һәркайсының да чын яугир, Ватан сакчысы буласы килгәндер. Йөрәкләребездә тылда безнең бәхетле киләчәгебез өчен хезмәт куйган ветераннарыбыз белән соклану, горурлану хисләре туды.
Чараның бер өлешен “Тылда, фронттагы кебек” китаплар күргәзмәсе тәшкил итте.
Очрашу кичәсе матур, истәлекле һәм якты булды.
Кадерле ветераннар! Сезгә Бөек Җиңү, тыныч күк йөзе, җирдә яшәү бәхете өчен рәхмәт белдерәбез! Бөек Җиңүдә сезнең өлешегез чиксез зур. Сез күргәнне инде безгә, безнең балаларга күрергә язмасын!
Әйтмәгез сез сугыш чоры баласына,
Кагылмагыз, зинһар өчен ярасына.
Кыек караш, төксе чырай җитә аны,
Түнтәрергә буразналар арасына.
Р. ШАКИРОВА, Нөрәй авылы китапханәсе китапханәчесе.
Чарада катнашучылар.
Читайте нас: