+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
20 март 2020, 14:19

Эшкә уңышлы урнашу – карьерага юл

Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы студентлары район эшкуарлары белән очраштыларТрадиция буенча, колледжыбызда төрле чаралар, очрашулар, ярышлар, акцияләр, “түгәрәк өстәлләр” үткәрелә. Күптән түгел филиал укучылары һәм тәмамлаучылары “Эшкә уңышлы урнашу - карьерага юл” дигән исем астында Шаран районы эшкуарлык вәкилләре белән очраштылар. Очрашу “Кеше өчен чын хәзинә - үзеңне хезмәттә табу” девизы астында үтте.

Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы студентлары район эшкуарлары белән очраштылар
Традиция буенча, колледжыбызда төрле чаралар, очрашулар, ярышлар, акцияләр, “түгәрәк өстәлләр” үткәрелә. Күптән түгел филиал укучылары һәм тәмамлаучылары “Эшкә уңышлы урнашу - карьерага юл” дигән исем астында Шаран районы эшкуарлык вәкилләре белән очраштылар. Очрашу “Кеше өчен чын хәзинә - үзеңне хезмәттә табу” девизы астында үтте.
Әйе, һөнәр, эш урыны сайлау кешенең язмышын билгели. “Иртән шатланып эшкә барса, кичен - өенә ашыкса, кеше үзен бәхетле хис итә”, дигән гыйбарә бар. Һөнәрне дөрес сайлау канәгатьлек һәм яшәү нигезе булып тора да инде.
Чараны производствога өйрәтү мастеры В. Г. Галимов ачты. Шаран районы агросәнәгать комплексы казанышлары турында фильм күрсәтү очрашуның кереш өлеше булды. Районда яхшы белгечләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Колледж үз эшләренең чын осталарын, профессионаллар әзерли. “Авангард” агитбригадасының чыгышы шул турыда иде. А. Бәдриев, Р. Белоусова, 5нче группа укучылары һәм 2нче группадан Р. Камалиев бездә алырга мөмкин булган һөнәрләр турында сөйләделәр. Чыгыш вакытында 2020 – 2021 уку елына укырга кабул итү турында мәгълүмат белән презентация күрсәтелде. Киләчәктә безнең колледж урта белем базасында “Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты” һәм төп гомум белем нигезендә “Гомумтөзелеш эшләре мастеры” һөнәрләре буенча укырга кабул итәчәк.
Аннары кунаклар үз эшеңне ничек ачарга, нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин булачагы, аларны ничек җиңеп чыгарга һәм монда кем ярдәм итәчәге турында сөйләделәр.
Муниципаль район хакимияте башлыгының эшкуарлык буенча урынбасары А. Б. Минлин район эшкуарлары файдаланган программалар белән таныштырды. Ул шулай ук дәүләтнең эшкуарларга финанс, милек, мәгълүмати, консультация, белем алуга һәртөрле ярдәм күрсәтүе турында әйтте. Һәм эшкуарлар “Агростартап”, “Гаилә фермасы”, “Авыл ипотекасы” кебек республика программаларында теләп катнашалар.
Шаран мәгълүмат-консультация үзәге директоры Л. З. Гыймаева районда “Шаран мәгълүмат-консультация үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе эшләве турында сөйләде, әлеге үзәк авыл хуҗалыгы өлкәсендә консультация хезмәтләре бирү белән шөгыльләнә, район эшкуарларына һәм барлык теләүчеләргә ярдәм итә. Лилия Закуан кызы шулай ук үзәкнең компьютер программа тәэмин ителүен эшкәртүдә, хокук һәм бухгалтер исәбе өлкәсендәге эшчәнлектә һәм башка күп эшләрдә ярдәм итүе турында белдерде. Ул филиал тәмамлаучыларны курыкмыйча үз эшләрен ачарга чакырды. Чөнки безнең районда моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа эшли башлаучы эшкуар А. Наумов та үз эшеңне ачу – бик кызыклы, җаваплы һәм табышлы, дип чыгыш ясады. Һәм, әлбәттә, армый-талмый эшләргә кирәк.
Очрашу ахырында филиал мөдире Г. А. Кукса чыгыш ясады, ул кунакларга рәхмәт белдерде. Барысына да иминлек, сәламәтлек, ә студентларга укуларын яхшы тәмамлап, диплом алуларын һәм Шаран районында күңелләренә яткан эш табуларын теләде. Бар җирдә дә яхшы, ә өйдә яхшырак.
Г. ЗАҺИДУЛЛИНА, Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы укытучысы.

Читайте нас: